+1 °С
Ясно
VKOKTelegramMax
Икътисад
23 Января 2019, 05:54

Инвестицияләр җәлеп итү артачак

Башкортстан илдә донор төбәкләр исемлегенә кире кайтырга тиеш. Республика җитәкчесе Радий Хәбиров "Ведомости" гәзитенә биргән интервьюда шушы турыда белдерде.

Добавить в предпочтительные источники Google
2018 ел йомгаклары буенча, инвестицияләр җәлеп итү, тышкы сәүдә әйләнеше күрсәткечләре иң түбәне булган. Шуңа күрә бу юнәлештә алдынгы төбәкләр тәҗрибәсен уртаклашырга кирәк, диде Радий Хәбиров.

"Инвестиция сәгате" рәвешендә утырышлар үткәрелгәннән алып, республикага зур бизнес килә башлады. Бүгенгә алар 60 миллиард сумга инвестиция проектларын тормышка ашыра.

Радий Хәбиров әйтүенчә, Күмертау авиация предприятиесе язмышы буенча февральдә "Русия вертолетлары" компаниясе белән берлектә зур утырыш үтәчәк. "Уфа" халыкара аэропорты шәхси кулларга бирелми һәм арытабан да үсешәчәк. Ә менә Стәрлетамак - Магнитогорск юлы төзелеше туктап калган.