Рейтинг, балларда билгеләнеп, банкның скоринг дигән методикасы буенча исәпләнәчәк.
Русиядә яшәүчеләр 31 гыйнвардан башлап кредит тарихы һәм үзләренең шәхси рейтингы белән таныша алачак. Кредит тарихы турындагы законга үзгәрешләр үз көченә керде. Бу хакта RT телеканалы хәбәр итә.
Әлеге мәгълүматны «Дәүләт хезмәтләре» порталы, кредит оешмаларының шәхси кабинетлары аша, шулай ук Бердәм идентификация һәм аутентификация ярдәмендә алырга мөмкин.
Моңа кадәр банкларда кредит скорингы (аерым берәмлекләрнең бурычларны түләү мөмкинлеген бәяләү системасы) бар иде. Шәхси кредит рейтингы аның тиңдәше булачак һәм ул балларда исәпләнәчәк. Һәр гражданның балларын шулай ук скоринг механизмы буенча санаячаклар.
Шул ук вакытта Берләштерелгән кредит бюросында бурычка алучыларга искәртүләренчә, хәтта шәхси рейтингның югары булуы да кредитны хуплау өчен гарантия була алмый.
«Банклар һәм микрофинанс оешмаларының бурычка алучыны бәяләү өчен өстәмә чыганаклары бар, алар кредит тарихы составына керми. Шунлыктан, карар кредит тарихы мәгълүматларыннан гына чыгып түгел, ә комплекслы рәвештә кабул ителә», — диелә бюроның матбугат үзәге хәбәрендә.