-3 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Икътисад
6 Февраля 2019, 15:14

Радий Хәбиров УМПО эшен югары бәяләде

Уфа моторлар төзү производство берләшмәсе - Русиядә авиация двигательләре җитештерүче иң эре предприятие.

Добавить в предпочтительные источники Google
Бүген республика Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров аның цехларында булды.

Былтыр биредә импортны алыштыру программасы буенча "ВК-2500" двигателе компонентлары җитештерү белән шөгыльләнүче производство-технология үзәге оештыру буенча эшләр төгәлләнде. УМПО җитәкчесе Евгений Семивеличенко республика җитәкчесенә бу компонентларның вертолет двигательләре өчен файдаланылуы турында сөйләде.

Бүген предприятиедә тагын шундый өч үзәк төзү буенча эшләр бара.
Предприятиедә яшьләр күп эшли. Уртача хезмәт хакы 40 мең сум тәшкил итә.

Бер ел элек монда Русия Президенты Владимир Путин булган иде. Ул үзәкнең производство күләмнәрен һәм техник җиһазландырылуын югары бәяләде.

Радий Хәбиров авиация технологияләре паркында да булды. Монда фәнни-тикшеренү эшләре нәтиҗәләре сынала. Технопаркта, шулай ук, УДАТУ студентлары вузда алган белемнәрен гамәлдә куллана алган мәйданчык булдырылган. Биредә техник иҗат белән мавыгучы мәктәп укучылары да шөгыльләнә.