-2 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Икътисад
7 Февраля 2019, 11:16

Эшкуарлар йорты булачак

Уфада “Салават Юлаев” бизнес-үзәге нигезендә Эшкуарлар йорты булачак. Бу турыда Башкортстан Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров республиканың эшлекле даирәләре вәкилләре белән иртәнге аш төрендә очрашуда әйтте.

Добавить в предпочтительные источники Google
Төбәк җитәкчесе аңлатуынча, үзәк хуҗасының алданган дольщиклар алдында бурычлары бар.

—Бинаны бюджет исәбенә сатып алырга булдык. Акча алданган дольщикларга юнәлтеләчәк, — диде Радий Хәбиров. — Ә без 21 мең квадрат метр мәйданнарга ия булачакбыз. Шулай итеп, берьюлы ике проблеманы хәл итәчәкбез. Бу – бизнесның югары математикасы. — Безнең максат — гади. Без республикада бизнесны үстерү, инвестицияләр җәлеп итү, эшкуарлык эшчәнлеге алып баруда уңайлы мохит булдыру өчен тырышабыз, — диде ул. — Без сезнең өчен барлык уңайлыклар да тудырырга әзер. Ярдәмнең бер төре эшлекле иртәнге һәм кичке аш оештыру булачак. Анда без әлеге тармакка бәйле мәсьәләләрне тикшерәчәкбез.

Очрашу барышында бизнес вәкилләре планнары белән уртаклашты һәм дәүләт власте органнары белән үзара бәйләнешне камилләштерү буенча тәкъдимнәр кертте.