Аны Русиянең һәм Башкортстанның Сәүдә-сәнәгать палаталары үткәрде.
Сессиядә ихтимал булган 50дән артык инвестор, республиканың кече бизнес, банклар һәм компанияләр вәкилләре, Русия, Төркия, Чехия һәм башка илләрдән инвестицион берләшмәләр вәкилләре катнашты.
Экспертлар һәм инвесторлар каравына икътисадның төрле өлкәләреннән – Учалы районында сәламәтләндерү-туристлык үзәге, Кырмыскалы районында "Башкортстан аграрийлары йорты", Салаватта "Алмаз-молл" мәдәни-эшлекле үзәге төзү һәм эксплуатацияләү проекты, бодайны тирәнтен эшкәртү заводы һәм төбәкара күппрофильле медицина үзәге төзү һәм эксплуатацияләү проектлары тәкъдим ителде.