Башкортстан 2.0 Төбәк экспорт стандартын кертү буенча пилот субъекты булачак.
"Сочи-2019" Русия инвестиция форумы кысаларында Башкортстан Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров һәм "Русия экспорт үзәге" җитәкчесе Андрей Слепнев шушы хактагы килешүгә кул куйдылар.
2.0 Төбәк эспорт стандарты - ул төбәктәге экспорт эшчәнлеген активлаштыруга булышучы чаралар комплексы. Аны уңышлы гамәлгә ашыру экспортка ярдәм итүнең нәтиҗәле инфраструктурасын булдырырга, экспорт эшчәнлегенә власть органнарын һәм бизнес-берләшмә җитәкчеләрен җәлеп итәргә, экспортерлар санын һәм экспорт продукциясе күләмен арттырырга ярдәм итәчәк.
Башкортстан быел шушы стандарт кертеләчәк 11 пилот төбәк арасына керде.