+6 °С
Ясно
VKOKTelegramMax
Икътисад
18 Февраля 2019, 16:04

\"Проблеманы хәл итүнең вариантлары да булырга тиеш\"

Бүген Республика йортында Башкортстан Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров "Төзелеш сәгате" төрендә киңәшмә үткәрде.

Добавить в предпочтительные источники Google
Киңәшмә башында төбәк җитәкчесе билгеләп үткәнчә, 12 февральдә узган Дәүләт Советы Президиумы утырышында торак төзелеше һәм уңайлы шәһәр мохите мәсьәләләре турында фикер алышканнар. 1 июльдән төзелеш тармагында проектлы финанслауның яңа схемасы эшли башлаячак.

Шул ук вакытта Башкортстанның күп кенә төзелеш оешмалары теге яки бу критерий буенча әлеге программага кермәскә мөмкин. Шуңа күрә хәзер үк төзүчеләр белән берлектә мөмкин булган хәвеф-хәтәрләр буенча фикер алышырга һәм методик ярдәм күрсәтергә кирәк.

- Торак төзергә кирәк, максатчан күрсәткечләрне беркем дә бетермәде. Төзүчеләр белән диалогны башлавыгызны сорыйм. Банклар безнең төзүчеләргә артык таләпләр куймасын өчен финанс институтлары эшенә дә игътибар белән карарга кирәк, - диде Радий Хәбиров

Төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт комитеты рәисенең беренче урынбасары Григорий Невоструев проблемалы объектлар төзелешен тәмамлау буенча “юл карта"сын гамәлгә ашыру, шулай ук, дольщиклар белән үзара бәйләнеш турында сөйләде.

Ул хәбәр иткәнчә, узган ел нәтиҗәләре буенча, 19 йорт проблемалы объектлар исемлегеннән алынган, 911 кешенең хокуклары тергезелгән.

Радий Хәбиров, барлык объектлар буенча да җентекле һәм гамәлгә ашырыла торган юл карталары булдырылырга тиеш, дип искәртте.

– Без схемаларны 1 мартка әзерләргә килештек. Эш күләмен яхшы аңлыйм. Кирәк икән, бу срокны күчерегез, әмма проблеманы хәл итүнең вариантлары да буларга тиеш, – диде Радий Хәбиров.