+11 °С
Ясно
VKOKTelegramMax
Икътисад
18 Февраля 2019, 21:00

Бердәм булыйк!

Уфада мөселман эшкуарларының очрашуы узды. Анда Башкортстаннан, Татарстаннан, Ырынбур өлкәсеннән эшкуарлар, дин әһелләре, иҗтимагый оешмалар вәкилләре катнашты. Мәскәү, Казан, Төмән шәһәрләреннән спикерлар чыгыш ясады.

Добавить в предпочтительные источники Google
Татарстан Республикасының Башкортстандагы даими вәкиле Ранэль Зиннәтуллин әйтүенчә, әлеге очрашу бик мөһим, чөнки 17-18 апрельдә Башкортстанда узачак Татарстан көннәре алдыннан үткәрелә. Бу ике республика арасындагы дуслыкны ныгыту һәм бизнесны берләштерү булып тора, диде ул.
Чара Русия Мөселман эшкуарлары ассоциациясе һәм волонтерлар ярдәме белән оештырылды.

Зөһрә ИСЛАМОВА.