-4 °С
Ясно
VKOKTelegramMax
Икътисад
20 Февраля 2019, 12:00

Байыйбыз да байыйбыз!..

Үткән елның гыйнвар-декабрь айларында Башкортстанда уртача исәпләнгән хезмәт хакы 33 017 сум тәшкил итте. Бу, 2017 елдагыга караганда, 8,7 процентка күбрәк, дип белдерә "Башкортостанстат".

Добавить в предпочтительные источники Google
Узган елда иң югары хезмәт хакын төбәктә кокс һәм нефть продуктлары җитештерү белән шөгыльләнүчеләр алган - аена уртача 75 956 сум.

Хезмәт хакы рейтингының икенче урынында файдалы казылмалар табу өлкәсе - 58 627 сум.

Өчлекне химик матдәләр һәм химик продуктлар җитештерү белән шөгыльләнүче хезмәткәрләр йомгаклый. Аларның уртача хезмәт хакы 49 134 сум тәшкил иткән.

Хезмәт хакы 40 мең сумнан арткан исемлеккә әлеге өлкәләрне кертеп була: "һөнәри, фәнни һәм техник эшчәнлек" — 46 991 сум; "финанс һәм иминият эшчәнлеге" — 46 182 сум; "компьютерлар, электрон һәм оптик эшләнмәләр җитештерү" — 43 644 сум; "транспорт чаралары һәм җиһазлары җитештерү" — 43 200 сум; "хәрби хәвефсезлекне тәэмин итү һәм дәүләт идарәсе" — 42 842 сум; "мәдәният, спорт, ял һәм күңел ачу өлкәсендәге эшчәнлек" — 40 623 сум һәм "электр энергиясе, газ һәм пар белән тәэмин итү; һаваны кондиционерлау" - 41 683 сум .

Башкортстанда иң кечкенә хезмәт хакын узган елда тире һәм күннән эшләнмәләр җитештерү белән шөгыльләнүчеләр (аена13 119 сум), шулай ук мебель җитештерүчеләр (13 768 сум) алган.

Республикада, кече малтабарлык оешмаларын да кертеп, хезмәткәрләрнең уртача исәпләнгән хезмәт хакы 2018 елның декабрендә 39 746 сумнан артып киткән.