Төзелешнең үзкыйммәтен киметеп, фатир сатып алучыларның керемен арттырып һәм дәүләт программаларын нәтиҗәлерәк эшкә кушып кына торак базарындагы киеренкелекне киметергә мөмкин
Хәбәр ителүенчә, үткән атнада Республика Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбировның Чишмә районына сәфәре биредә төзелгән ике социаль торак белән танышудан башланды. Аларның һәркайсында 96шар фатир. Берсе былтыр ноябрьдә файдалануга тапшырылган, анда 17 ятим бала торак алган. Әле бу йортта буш 30 фатир бар. Сәбәбе – сатып алырга теләүче юк. Моны соңгы елларда фондның Чишмәдә социаль торакны актив төзүе һәм ташламага хокуклы гражданнарның барысының да аны сатып алуы белән аңлаталар. Чишмә районы хакимияте башлыгы Флүр Уразмәтов фикеренчә, ташламалы программа буенча торак алуга хокуклы гражданнар категориясен киңәйтү зарур, атап әйткәндә, анда торак шартларын яхшыртуга хокуклы булу-булмауга карамастан, бюджет өлкәсендә эшләүчеләрне кертергә кирәк. Радий Хәбиров бу проблеманы “Төзелеш сәгате” кысаларында карарга тәкъдим итте.
Әлеге хәл бөтен республика буенча шулай дигән фикер туарга мөмкин. Дөрес, торак алучылар кимү күзәтелә. Төп сәбәп, белгечләр фкеренчә, торакның чираттагылар ихтыяҗына караганда күбрәк төзелүендә түгел, ә халыкның акчалата кереме кимүдә.Өч ел элек Башкортстанда 2 миллион 691 мең квадрат метр торак файдалануга тапшырылган иде. Бу Идел буе федераль округында – беренче, Русиядә алтынчы күрсәткеч иде. Торак төзелеше буенча бүген без Русия күләмендә позициябезне түбәнәйттек. Белгечләр исәпләвенчә, фатир чиратындагы кискенлекне киметү өчен республикада ел саен һәр кеше исәбенә ким дигәндә 1 квадрат метр (барлыгы 4 миллион) төзергә, үзкыйммәтне киметергә, сатып алучыларның керемен арттырырга кирәк. Бездә әле һәр кеше исәбенә бүлеп исәпләгән күрсәткеч 0,40 квадрат метрдан артмый. Аннан соң законнарны камилләштерү дә таләп ителә. Билгеле булуынча, Президент Владимир Путин кушуы буенча, 2019 елның 1 июленнән Русия төзүчеләре торак төзелешендә проектлы финанслауга һәм эскроу счетлар механизмын куллануга күчте. Мондый ысулга алданган дольщиклар проблемасыннан котылу өчен күчәргә кирәк булды.
Чөнки моңа кадәр һәркем үз ягын кайгыртканга күрә, законнар камил булмаганлыктан, кешеләр-нең ышанучанлыгы, кайбер очракта күрәләтә җавапсызлыгы аркасында алданган дольщиклар барлыкка килде. Төзелешне оештыручылар яки застройщиклар алдаган кешеләр проблемасын дәүләт хәл итәргә мәҗбүр булды.
“Кызыл таң” алдагы саннарда язганча, Башкортстан Башлыгы вазыйфасын башкаручы Радий Хәбиров Уфа шәһәре һәм Уфа районы хакимиятләре хезмәткәрләре белән киңәшмә барышында алданган дольщиклар мәсьәләсен чишү буенча үз позициясен ачык белдерде. Торак төзелешендә элекке хаталардан арынырга кирәклеккә басым ясады ул. “Безнең халык торакка мохтаҗ, еллар буе чиратта торалар. Уйланылмаган, җавапсыз карарлар нәтиҗәсендә Уфа шәһә-рендә һәм районында бик күп алданган дольщиклар барлыкка килде. Безгә бик җитди проблема “мирас булып” калды. Аны хәл итү юнәлешендә эшләячәкбез. Дольщиклар буенча бурычларны каплаячакбыз, бу хакта мин ачыктан-ачык белдерәм. Кайчан һәм ничек – монысы икенче мәсьәлә. Без бу эшне озакка сузмыйча башкарырга тиешбез,” – диде Радий Фәрит улы. Бу юнәлештә нәтиҗәле эш башланды.
Гомумән, төзелеш, атап әйткәндә, торак төзелеше һәм капиталь ремонт, юллар салу һәм авыл хуҗалыгына ярдәм итү программаларын гамәлгә ашыру халыкны эш белән тәэмин итә, салымнар базасын киңәйтә һәм кризиска каршы тору чарасы. Төзелеш тармагында эшләрне җанландыру өчен әйләнештәге акчаның мул булуы шарт. Бу уңайдан илдәге хәл әле мактанырлык түгел. Төзелешнең, шул исәптән торак төзелешенең, икътисадны җанландыручы тармак икәнлеген беләбез. Төзелештәге бер эш урыны, мәсәлән, башка тармакларда 8-9 кешене эш белән (транспорт, төзелеш материаллары, энергетика предприятиеләрендә һ.б.) тәэмин итә. Әгәр төзе-леш икътисади өзеклеккә дучар була икән, башкалар да аңа ияреп шундый хәлгә төшә. Югары дәрәҗә-дә торак төзелеше, ипотеканың процент ставкаларын киметү проблемаларының даими күтәрелүе шушының белән дә бәйле. Монда шунысын да ассызыклау мөһим, төзелеш тармагы предприятиеләре башлыча кредитлар исәбенә эшли. Банклардан средстволар җәлеп иткәндә ставкалар никадәр түбән-рәк булса, тәзелеш оешмалары өчен шулкадәр яхшырак. Әмма банклар кредитларны түбән ставкалар белән озак вакытка бирми. Чөнки иртәгәсе көн тотрыклы булыр дигән ышаныч юк.
Русия банкларының күпчелеге санкцияләр аркасында чит илләр-дән валюта кредиты алалмый. Ә андый кредитларны алган вакытта банклар җитештерү тармакларын иркенрәк, түбән процентлы кредитлар белән тәэмин итә ала иде. Бүгенге көндә банкларның ипотека ставкаларын киметүе тармакның күпмедер җанлануына китерәчәк, әлбәттә. Фатир сатып алучылар-ның, йорт тергезүчеләрнең күбесе кредит ала. Шунысы да бар, фатир саткан төзелеш оешмалары мәгълүматларыннан күренгәнчә, төзе-лешкә җәлеп ителгән акчаның 10-15 проценты гына ипотекага туры килә. Димәк, ипотеканың процент ставкасын киметеп кенә бөтен төзелеш тармагын җайга салып булмый, эшне алып бару өчен, алда билгеләгәнчә, төзүчеләрнең үзләренең банклардан түбән ставкалы кредит алу мөмкинлеге булырга тиеш.
Күренүенчә, торак төзелешендә хәлләр гомум икътисадтагыдан катлаулырак: темплар түбәнәйде, финанс ресурслары чикле, алда билгеләнгәнчә, дольщиклар проблемасы хәл итүне көтә. 2018 елда республика төзелеш тармагының гомум күрсәткечләре – 22, ә торак төзелешенеке 12,5 процентка кимеде. Ил күләмендә дә тармакта сүлпәнлек күзәтелә. Моны икътисади өзеклек белән аңлаталар. Чөнки кризис, иң беренче чиратта, төзелештә чыгылыш таба. Ә төзелеш тармагы проблемалары гомум икътисади мәсьләләр белән бергә генә уңай хәл ителә ала.