+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Икътисад
5 август 2019, 19:15

Вокзал белән автостанцияләрне берләштерү күздә тотыла

Республика Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров чираттагы "Транспорт сәгате"н үткәрде.

Республика Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров чираттагы "Транспорт сәгате"н үткәрде.
Киңәшмә башында ул республика тимер юлчыларын һөнәри бәйрәмнәре белән котлады.
Чарада республика халкын транспорт белән хезмәтләндерүне камилләштерү буенча чаралар турында фикер алышынды.
Республиканың Транспорт һәм юл төзелеше буенча дәүләт комитеты рәисе Тимур Мөхәммәтҗанов, апрель-июнь айларында 27 торак пункттагы хәлләр өйрәнелде, дип белдерде. Анализ нигезендә беренче этапта Дәүләкәндә, Раевкада, Иглиндә һәм Чишмәдә вокзал белән автостанцияне берләштерергә карар ителде.
Өстәмә рәвештә пассажирлар залын һәм парковка урыннарын җиһазландыру, хәрәкәт итү логистикасын яңарту күздә тотыла. Болар барысы да җәмәгать транспорты белән файдалануның уңайлылыгын күтәрәчәк.
Радий Хәбиров дәүләт комитетына бу мәсьәләне муниципалитетлар позициясен исәпкә алып эшләп бетерергә кушты.
Киңәшмәдә шәһәр һәм шәһәрара маршрутлар өчен пассажир автобуслары сатып алу графигы үтәлеше каралды. Бу атнада 100 яңа машина алу планлаштырыла.
Читайте нас