+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Икътисад
8 август 2019, 09:52

Бәйрәм белән, төзүчеләр!

Төзелеш тармагы алдынгыларын һөнәри бәйрәме алдыннан республика җитәкчесе Радий Хәбиров тәбрикләде һәм аларга дәүләт бүләкләре тапшырды.

Төзелеш тармагы алдынгыларын һөнәри бәйрәме алдыннан республика җитәкчесе Радий Хәбиров тәбрикләде һәм аларга дәүләт бүләкләре тапшырды.
Республика Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров төзелеш тармагы алдынгыларын котлаганда билгеләгәнчә, “Әлеге тармакта 70 мең кеше эшли, бу бик зур көч. Без төзүче һөнәренең кешелек, республика, соңгы чор тарихында әһәмиятлелеген яхшы аңлыйбыз”.
Төбәк җитәкчесе фикеренчә, соңгы елларда төзелеш тармагында уңышлар байтак. Узган елда республикада 2,3 миллион квадрат метр торак файдалануга тапшырылган. Торак һәм сәнәгать объектлары төзү буенча Башкортстан илдә алдынгылар исәбендә. Әмма ил Президенты Владимир Путинның май указларына ярашлы, республика төзүчеләре алдына тагын да зуррак бурычлар куела.
— Төзүчеләр көне — халык бәйрәме. Сез халык өчен уңайлы, җылы йортлар төзисез, соңгы чорда биналарның тышкы күренешенә дә зур игътибар бирәсез. Яңа мәктәпләргә балалар теләп йөрер, дип ышанасы килә, чөнки сез аларны ерактан ук үзенә чакырып торырлык, чагу итеп төзисез. Без ныклы, көчле республикада яшибез, алда безне тагын да зуррак эшләр көтә, – диде Радий Хәбиров һәм тармак алдынгыларына республика бүләкләре тапшырды.
Читайте нас