Республикада "Алга, Башкирия!" актив инвестицияләр клубы төзелде. Бу хактагы указга төбәк җитәкчесе Радий Хәбиров кул куйды.
Актив инвестицияләр клубы советы составында - республика Хөкүмәте, Үсеш корпорациясе, Башкортстанның региональ фонды һәм Сәүдә-сәнәгать палатасы вәкилләре керде.
Актив инвестицияләр клубы "Алга, Башкирия!" уңай инвестклимат формалаштыру, республиканың инвестицион потенциалын үстерү буенча тәкъдимнәр эшләү, шулай ук Башкортстанның дәүләт хакимияте органнары һәм инвесторлар арасында инвестиция эшчәнлегенең актуаль мәсьәләләре буенча даими мәгълүмати алмашуны гамәлгә ашыру һәм үзара хезмәттәшлекнең нәтиҗәлелеген арттыру өчен оештырылды.