Елның беренче яртысында республика фаразланганнан да яхшырак финанс күрсәткечләренә иреште
Узган атнада Башкортостан Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров төбәкнең социаль-икътисади үсешенә багышланган Хөкүмәт утырышын үткәрде.
Гомумән алганда, эшләр торышын уңай бәяләргә мөмкин, диде Радий Фәрит улы. Аерым тармакларда күрсәткечләр алдан фаразлауга караганда яхшырак. Мәсәлән, сәнәгать яхшы темплар белән үсә, авыл хуҗалыгы да 100 процентлы күрсәткечләргә ирешә. Төзелеш тармагында, узган елгы киеренкелектән соң, җанлану сизелә. Торакны файдалануга тапшыру 13,4 процентка артты. Сәүдә өлкәсендә дә эшләр яхшырды, үсеш – 3,2 процент. Бу тармак эшчәнлеге буенча Башкортстан Идел буе федераль округында икенче урында. Димәк, халыкның реаль хезмәт хакы арта, сатып алу мөмкинлеге үсә. Шулай ук эшсезлек кимү һәм хезмәт базарында тотрыклылык саклану мөһим. Төбәк җитәкчесе демографиягә, балалар туу кимүенә, үлемгә китерүче авыру очракларына, юл-транспорт фаҗигаләренә китергән сәбәпләргә беренче игътибар итәргә кушты.
Төп социаль-икътисади үсеш юнәлешләре буенча аерым тармаклар өчен җаваплы вице-премьерлар чыгыш ясады. Премьер-министр урынбасары, Хөкүмәт Аппараты җитәкчесе вазыйфасын башкаручы Илшат Таҗетдинов әйтүенчә, беренче яртыеллыкта, сәнәгать җитештерүе индексы 4,4 процентка үсте. Беренче кварталда гына да республика икътисадына 40,2 миллиард сум күләмендә инвестицияләр җәлеп ителде. Бу уңайдан “Инвестиция сәгате” утырышларының уңай нәтиҗәсе билгеләнде. Ел башыннан Хөкүмәтнең әлеге утырышларында гомум күләме 132 миллиард сумлык, 13 мең яңа эш урыны булдыруны күздә тоткан төбәк өчен аеруча мөһим 71 проект каралды. Алар буенча тиешле карарлар кабул ителде. 1 гыйнвардан алып республиканың бердәм бюджетына 87 миллиард сум салым һәм салым булмаган керем тупланды. Гомум керем, 2018 елның шул чоры белән чагыштырганда, 7,6 миллиард сумга (9,6 процент) артты.
Вице-премьер Ленара Иванова үзенең чыгышында демография мәсьәләләренә тукталды. Ул “Демография” гомумдәүләт проектын республикада тормышка ашыру буенча чараларны бәян итте. Атап әйткәндә, Башкортстанда медицина учреждениеләре төзүгә күп акча салыначак. Әйтик, ел ахырына кадәр ике зур поликлиника, 25 фельдшер-акушерлык пункты файдалануга тапшырылачак. Туймазы һәм Дүртөйле шәһәрләрендәге балалар поликлиникалары, Языководагы дәвалау корпусы төзелешләрендә эшләр кызу темпларда алып барыла. Шулай ук, Октябрьский, Сибай, Нефтекама һәм Белорет шәһәрләрендә яңа объектлар сафка кертеләчәк. Радий Хәбиров утырышта мәктәпләрдә, аеруча авыл мәктәпләрендә стомотология кабинетлары җиһазлауны тизләтүне таләп итте.
Хөкүмәт утырышында шулай ук торак-коммуналь хуҗалыгы эшчәнлегенә анализ ясалды. Капиталь ремонт үткәрү, йортларны, гомум территория-ихаталарны җиһазлау, яктырту, чүп-чарны үтильләштерү, җылыту сезонына әзерлек проблемалары тикшерелде. Бу җөмләдән республика җитәкчесе бездә тарифларның иң түбәне булуны, чыгымнарның бер өлешен казна исәбенә каплатуны ассызыклады. Гомумән, һәр чыгышның асылында халыкның тормыш сыйфатын яхшыртуга юнәлтелгән чараларны камилләштерү зарурлыгы ята иде. Хезмәт күрсәтү, урта һәм кече бизнес проблемалары да күтәрелде утырышта.
Утырыш йомгаклары буенча Радий Хәбиров министрлыклар һәм ведомстволар җитәкчелегенә бурычлар йөкләтте. Ул аеруча авыл биләмәләрен комплекслы үстерү, юллар, күперләр төзелешенә, инфраструктураны яхшыртуга федераль үзәктән акча җәлеп итү буенча эшчәнлекне активлаштырырга кушты.