Майкопта (Адыгея) Башкортстан Хөкүмәте белән Адыгея Республикасының Министрлар кабинеты арасында сәүдә-икътисади, фәнни-техник, социаль һәм мәдәни хезмәттәшлек турында килешүгә кул куелды. Документка Башкортстан Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров һәм Адыгея Башлыгы Мурат Кумпилов кул куйды.
Яклар төбәкара сәүдә әйләнешен үстерүне, уртак проектларны тормышка ашыру турында сөйләште. Радий Хәбиров әйтүенчә, әлеге вакытта Адыгеяга даими автомобиль бензины һәм дизель ягулыгы җибәрелә, ә Башкортстан танылган Адыгея сыры һәм башка сөт продукциясе, шулай ук тоз кайтарыла. Хәлнең мондый торышы төбәкләрнең экспорт мөмкинлекләренә туры килми. Республика җитәкчесе бизнес-миссияләр эше һәм форумнарда катнашу аша бәйләнешләрне үстерү кирәклегенә басым ясады.
- Безгә Адыгеяның инвестицион мохитен яхшырту өлкәсендәге тәҗрибәсе бик тә кызыклы. Соңгы елларда республика инвестицион мохит торышының милли рейтингында күрсәткечләрне күпкә яхшыртты. Без мәгариф, фән, мәдәният һәм спорт өлкәсендә хезмәттәшлекне үстерергә әзер. 2020 елда республика зур мәдәни форумны – VI Бөтендөнья фольклориадасын кабул итәчәк. Адыгея делегациясен бәйрәмдә катнашырга чакырабыз, - диде Радий Хәбиров.
Радий Хәбиров эш сәфәре вакытында “Владимир Невзоров” спорт комплексында булды, оешма эшчәнлеге белән танышты, аларның тәҗрибәсен Уфада куллану хакында сөйләште.
Республиканың Дәүләт филармониясендә Адыгея белән Башкортстанның сәнгать осталары концерты үтте.
Радий Хәбиров легендар командир Миңнегали Шәйморатовның хәрби юлы башланган истәлекле урыннарда булды.