Республика Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров чираттагы "Төзелеш сәгате"н
Республиканың Төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт комитеты рәисенең беренче урынбасары Григорий Невоструев сафка кертү вакыты кичектерелгән йортларны төзеп бетерү юнәлешендә күрелгән чаралар турында җиткерде. Эшләрне финанслау максатында төзүчеләр милкенең бер өлешен сату күздә тотыла.
Әлеге комитет рәисе вазыйфасын башкаручы Марат Әхмәдуллин тармакның проект финанславына күчүе турында сөйләде. Бүген төзелеш алып баручы 195 оешманың 171е иске схема буенча төзелешкә өлешләтә кушылу килешүләрен кулланып эшләячәк. Бу - төбәктәге яңа төзелешләрнең 80 проценты.
"Төзелеш сәгате"ндә катнашучылар торак төзелеше өлкәсендә "кулланучылар экстремизмы" мәсьәләсе буенча парламент тыңлаулары йомгакларын карады. Дәүләт җыелышы-Корылтай депутаты Елена Родина белдерүенчә, бу өлкәдә хокук бозулар "Кулланучылар хокукларын яклау" законына нигезләнә. Ул төзүчеләрнең җаваплылыгын билгели.
Шул ук вакытта дольщикларның таләпләре күләме берничә йөз мең сум тәшкил итә һәм, штрафларны да исәпкә алганда, ачыкланган җитешсезлекләрне бетерү бәясен күпкә арттыра. Бу җәһәттән депутатлар корпусы төбәк җитәкчесенә һәм республиканың Югары судына парламент тыңлаулары тәкдимнәрен җибәргән.
Шулай ук, төзүчеләргә башкарылган эшләрнең сыйфатын күтәрергә һәм җитешсезлекләрне вакытында бетерергә тәкъдим ителгән.