Торак-коммуналь хуҗалык федераль фонды Башкортстанның Ишембайда чистарту корылмаларын модернизацияләүгә акча бүлүне сорап язылган гаризасын хуплады. Бу хакта республика Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров социаль челтәрләрдәге битендә хәбәр итте.
Аерым алганда, якын арада төбәк 184 миллион сум федераль акча алачак.
- Башкортстан Торак–коммуналь хуҗалык министрлыгыннан коллегаларыма яхшы эшләре өчен рәхмәт әйтәм, һәм тагын бер кат искә төшерәм - без элегрәк федераль акчаларны җыеп бетермәдек. Безгә ешрак һәм күпкә зуррак суммага гариза бирергә кирәк.
Мәскәүдән акча алмаячакбыз, аннары алар өчен хисап тотарга кирәк, дигән сүзләр белән мин кәнәгать түгел, - диде Радий Хәбиров.