Агымдагы елның беренче яртысында инвесторлар 106 миллиард сумга якын акча керткәннәр. Күбесенчә авыл хуҗалыгы, төзелеш өлкәсендәге проектлар финансланган. Узган елның гыйнвар-июнь айлары белән чагыштырганда, үсеш 13,6 процент тәшкил итте. Бу хакта Башкортстан Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров инвестсовет утырышында әйтте.
- 2013 елда икътисадта 2008 елгы кризис белән бәйле хәл күзәтелде. Шуңа күрә хәзер инвестицияләр үсеше - бик яхшы яңалык. Чөнки бер-ике елдан, кызганычка каршы, уңай нәтиҗә тиз генә килеп чыкмый, икътисадка кертемнәр эш урыннарын арттыруга китерәчәк, шул исәптән, югары хезмәт хакы алучыларны да, халыкның кереме артуга, димәк, социаль-икътисади хәлне яхшыртуга китерәчәк, — диде Русия Фәннәр академиясенең Уфа федераль тикшеренү үзәге директоры Илдар Зөлкарнәй.
- Республикада инвестицияләрнең мондый үсеше күп еллар эчендә беренче тапкыр күзәтелә, бу - зур һәм җайга салынган эш нәтиҗәсе, - диде Радий Хәбиров.
Аның фикеренчә, хакимият тарафыннан бизнес ярдәме белән алга таба нәтиҗәле адым ясалырга мөмкин. Кече бизнес аерым ярдәмгә мохтаҗ.
Инвестицияләрнең 70 проценты эре компанияләр, шул исәптән «Башнефть», «Газпромнефтехим», УМПО, УГОК, «Полиэф», БСК, «Кроношпан» предприятиеләре тарафыннан салына.