Хөкүмәт беренче тапкыр үз продукциясен читкә чыгаручы предприятиеләргә транспорт чыгымнарын кайтарачак
Хәбәр ителүенчә, Русия Президенты Владимир Путинның указына ярашлы гомумдәүләт проектлары кабул ителде. Алар арасында “Халыкара кооперацияне һәм экспортны үстерү” дип аталганы да бар. Әлеге проект кысаларында Башкортстанда 5 төбәк проекты тормышка ашырыла. Шуларны гамәлгә кую өчен алты ел дәвамында федераль казнадан 5 миллиард сумга якын акча бүленәчәк. “Башкортстан Республикасында экспортны үстерү”, “Башкортстан Республикасында хезмәт күрсәтү экспортын үстерү” дип аталган төбәк проектларын тормышка ашыруны республиканың Тышкы икътисади элемтәләр буенча дәүләт комитеты координацияли. Комитет рәисе Руслан Мирсаяпов белдерүенчә, 2024 елга Башкортстан чимал булмаган товарлар экспортлау күләмен әлеге 1,87 миллиард доллардан 3,83 миллиардка җиткерергә тиеш.
Бүген Башкортстанда экспортка юнәлеш тоткан 800 компания эшли. Шуларның 650се кече һәм урта предприятие санала. Шул ук вакытта республика экспортының 90 процентын иң зур 20 предприятие тәэмин итә. Тышкы икътисади элемтәләр буенча дәүләт комитеты мәгълүматларыннан күренүенчә, әлегә республика экспорты структурасында чимал, нефть химиясе, машина төзелеше продукциясе өстенлек итә. “Хәзер безнең бурыч — кече предприятиеләргә ярдәм итү, гомум экспорт күләмендә аларның өлешен арттыру”, – дигән иде узган айда Уфада үткән “Экспортлау вакыты” II Халыкара экспорт форумындагы чыгышында республика җитәкчесе Радий Хәбиров. 2024 елга экспортка эшләүче кече предприятиеләр саны 1302гә җитәчәк дип фаразлана.
Әйткәндәй, Уфада экспорт проблемаларына багышланган мәртәбәле җыелышта 13 илдән 500дән артык вәкил катнашты. Башкортстан Хөкүмәте һәм “Русия экспорт үзәге” җәмгыяте ике килешү төзеделәр. Документларга Башкортстан Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров һәм “Русия экспорт үзәге” җәмгыятенең генеральный директоры Андрей Слепнев кул куйдылар. Беренче килешү электрон сәүдә каналлары буенча Русиянең чимал булмаган экспортын үстерүгә кагылса, икенчесе “Экспорт форсажы” акселерация программасын тормышка ашыру турында.
”Республикада тышкы икътисади, экспорт эшчәнлеген арттырырга, халыкара хезмәттәшлекне киңәйтергә кирәк. Чит ил партнерлары, инвесторлар Башкортстан белән һәрвакыт кызыксынды. Аеруча зур кызыксыну белдергән илләрдә вәкиллекләр ачачакбыз”, – дигән иде Радий Хәбиров Дәүләт җыелышы-Корылтайга Юлламасында. Шундый вәкиллек күптән түгел Австриядә ачылды, ел ахырына кадәр Төркиядә булдырылачак.
Гомумән, Башкортстан җитәкчелеге соңгы чорда республиканың тышкы сәүдәсен үстерү юнәлешендә җитди адымнар ясый. Бу өлкәдә законнар камилләштерелә. Әйтик, Хөкүмәт беренче тапкыр үз продукциясен экспортлаучы предприятиеләргә транспорт чыгымнарын кайтарачак. Бу кече һәм урта бизнес вәкилләренә республикада җитештерелгән товарларны дөнья базарына чыгаруга ярдәм итү йөзеннән тормышка ашырыла. Бизнес әлеге чыгымнарның 1 миллион сумына кадәр өмет итә ала. Тәүге партия товар өчен субсидия 500 мең сумга кадәр каралган.
Бу, азык-төлек экспортерларына аеруча нәтиҗәле ярдәм булачак, чөнки республика авыл хуҗалыгы предприятиеләре хәзер чит төбәкләргә байтак азык-төлек сата башлады. Атап әйткәндә, ашлык, мал һәм кош итләре, сөт үз ихтыяҗларыбызга караганда күбрәк җитештерелә. Башкортстан Иран, Мисыр, Төркия, Израиль, Азәрбайҗан, Бангладеш, Германия, Латвия, Бельгия, Согуд Гарәбстаны, Литва, Шри-Ланка, Монголия, Белоруссия, Казахстанга үз продукциясен озата. Узган елда, мәсәлән, азык-төлек экспорты күләме барлыгы 76,3 миллион долларлык булды, агымдагы елда аны 91 миллионга җиткерү максаты куелды. Ә инде 2024 елда Башкортстан 230 миллион долларлык продукция сатуга исәп тота.
Киләчәктә безнең республика экспортта ашлык өлешен киметә барып, үсемлек майларына, шикәргә һәм ихтыяҗ белән файдаланучы башка товарларга өстенлек бирәчәк.