+28 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Икътисад
20 август 2019, 06:45

Бер елда - 527 яңа автобус!

Бүген “Башавтотранс” предприятиесенә 102 автобус ачкычы тапшыру тантанасы булды.Кече һәм урта класслы автобуслар шәһәр яны маршрутларында һәм шәһәрләр арасында йөрү өчен тәгаенләнә. Гомумән, “Башавтотранс” автопаркын актив яңарта. Быел предприятие 136 автобус алган иде инде. Транспортның тагын бер өлеше август ахырына кадәр тапшырылачак. Тулаем алганда, агымдагы елда әлеге предприятие 527 яңа автобуслы булачак. Бу эш киләсе елда да давам итәчәк.Республика Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров 1 сентябрьгә барлык муниципаль берәмлекләр белән Уфа арасында автобус рейсларын тергезү бурычын куйган иде. Автобус паркын тулыландыру бу бурычны үтәргә мөмкинлек бирә. Әйтик, 10 августтан 14 маршрут тергезелгән.Бүген республиканың Транспорт һәм юл хуҗалыгы буенча дәүләт комитеты җитәкчесе урынбасары Азат Кәлимуллин белән “Башавтотранс” предприятиесе җитәкчесе Надир Сәмиев Уфа, Мәләвез, Бәләбәй, Дүртөйле, Мәсәгуть, Салават, Октябрьский, Нефтекама, Учалы, Туймазы автотранспорт предприятиеләренә “Вектор Next” һәм “Форд” ачкычлары тапшырдылар һәм аларга имин юллар теләделәр.

Бүген “Башавтотранс” предприятиесенә 102 автобус ачкычы тапшыру тантанасы булды.

Кече һәм урта класслы автобуслар шәһәр яны маршрутларында һәм шәһәрләр арасында йөрү өчен тәгаенләнә. Гомумән, “Башавтотранс” автопаркын актив яңарта. Быел предприятие 136 автобус алган иде инде. Транспортның тагын бер өлеше август ахырына кадәр тапшырылачак. Тулаем алганда, агымдагы елда әлеге предприятие 527 яңа автобуслы булачак. Бу эш киләсе елда да давам итәчәк.

Республика Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров 1 сентябрьгә барлык муниципаль берәмлекләр белән Уфа арасында автобус рейсларын тергезү бурычын куйган иде. Автобус паркын тулыландыру бу бурычны үтәргә мөмкинлек бирә. Әйтик, 10 августтан 14 маршрут тергезелгән.

Бүген республиканың Транспорт һәм юл хуҗалыгы буенча дәүләт комитеты җитәкчесе урынбасары Азат Кәлимуллин белән “Башавтотранс” предприятиесе җитәкчесе Надир Сәмиев Уфа, Мәләвез, Бәләбәй, Дүртөйле, Мәсәгуть, Салават, Октябрьский, Нефтекама, Учалы, Туймазы автотранспорт предприятиеләренә “Вектор Next” һәм “Форд” ачкычлары тапшырдылар һәм аларга имин юллар теләделәр.
Читайте нас