Благовещенда Башкортстан Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров “Инвестиция сәгате” төрендә Инвестицион комитетның күчмә утырышын уздырды. Анда Башкортстан Хөкүмәте әгъзалары, профильле министрлыклар һәм ведомстволар, республиканың үсеш институтлары вәкилләре катнашты.
Утырышта Благовещен районында гамәлгә ашыруга тәкъдим ителгән проектлар каралды. Республиканың сәнәгать һәм инновацион сәясәт министры Алексей Карпухин белдерүенчә, район икътисады тотрыклы рәвештә үсә. Беренче яртыеллыкта муниципалитетның сәнәгать предприятиеләре тарафыннан 10 миллиард сумлык товар озатылган, бу, узган елның шул ук чорындагы белән чагыштырганда, 1,7 процентка артыграк. Эре инвестиция проектларын гамәлгә ашыру дәвам итә. Агымдагы елның беренче кварталында шәһәр икътисадына барлык финанслау чыганаклары исәбенә 820 миллион сум җәлеп ителгән.
Моннан тыш, “Башкортстан үсеш корпорациясе” җәмгыяте район хакимияте белән берлектә Благовещен территориясендә индустриаль парк урнаштыру өчен мәйданчык сайлап алды. Парк төзү проекты республиканың өстенлекле инвестиция проектлары исемлегенә кертелгән.
Утырышта катнашучылар, шулай ук, юл битумнарын төрле полимерлар белән баету һәм аларның сыйфатын яхшырту максатындагы мастиканы төрү мәйданчыгы булдыру проектын, шампиньоннар үстерү буенча тулы цикллы комплекс төзүне, косметик һәм тукыма-ярдәмче матдәләр җитештерү цехын оештыру проектларын тикшерде.