+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Икътисад
22 август 2019, 12:49

Юл фондына яңа техника сатып алуга 500 миллион сум бүленә

Башкортстанның Юл фондына юл техникасы сатып алуга өстәмә рәвештә 500 миллион сум акча бүленде. Республика Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров бюджет чыгымнарын өстәмә финанслар белән тәэмин итү чаралары турында тиешле указга кул куйды.

Документта, ул төбәк, муниципальара әһәмияттәге гомум файдаланудагы автомобиль юлларын норматив хәлгә китерү һәм республика юллары буенча хәрәкәт иминлеген тәэмин итү өчен кабул ителә, диелә. Дизель ягулыгына акцизлар түләүдән төбәк казнасына өстәмә 500 миллион сум керем кергән.
Исегезгә төшерәбез: Радий Хәбиров Архангель һәм Благовещен районнарына эш сәфәре вакытында Башкортстан бюджеты хисабына яңа юл техникасы сатып алу турында сөйләгән иде.
Аның сүзләренә караганда, муниципалитетларга киләчәк техника юлларга вак таш һәм бут җәю эшләрен оперативрак һәм берничә тапкыр арзанрак башкарырга мөмкинлек бирәчәк.
Читайте нас