+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Икътисад
28 август 2019, 18:48

Республикада махсус икътисади зона булдырылырга мөмкин

Бүген Республика йортында Башкортстан Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров Ишембай һәм Стәрлетамак районнарында «Алга» исемендәге сәнәгать-җитештерү тибындагы махсус икътисади зона булдыру гаризасына кул куйды. Якын арада документлар карап тикшерү өчен Русия Икътисади үсеш министрлыгына җибәреләчәк.

Махсус икътисади зона статусын алу өчен гариза ведомствоара эш төркеме тарафыннан әзерләнгән. Аның составына Башкортстан Хөкүмәте, Икътисади үсеш министрлыгы, республиканың хакимият органнары, муниципаль районнар хакимиятләре вәкилләре керде.
Төбәк җитәкчесе билгеләп үткәнчә, Башкортстан гаризасына Русия Хөкүмәте ярдәм итәргә әзер. Моның турында Радий Хәбиров Русия Хөкүмәте Рәисе Дмитрий Медведев белән очрашуда сөйләшкән булган.
- Уңай хәл ителеш алу өчен бөтен көчне салырга кирәк. Иң мөһиме -
федераль дәрәҗәдә ярдәмебез бар, потенциаль проектлар бар. Барысы да булыр дип өметләнәбез, - дип ассызыклады Радий Хәбиров.
Читайте нас