Республика йортында Башкортстан Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров Ишембай һәм Стәрлетамак районнарында “Алга” дип аталган сәнәгать-җитештерү төрендәге аерым икътисади зона (АИЗ) булдыру турында документка кул куйды. Якын арада ул тикшерү өчен Русиянең Икътисади үсеш министрлыгына җибәреләчәк.
Вице-премьер вазыйфасын башкаручы, Хөкүмәт Аппараты җитәкчесе Илшат Таҗетдинов белдерүенчә, аерым икътисади зонадагы дүрт участокның гомум мәйданы 468,8 гектар тәшкил итәчәк.
Территорияне үзләштерү өчен республика ярдәме белән электр, газ һәм су кертеләчәк, автомобиль һәм тимер юл транспорты юллары төзеләчәк. Финанслау күләме 6 миллиард сумга бәяләнә.
Әлеге территориядә инвестиция проектларын гамәлгә ашыру ниятен җиде резидент раслаган да инде. Болар – нефть химиясе, приборлар төзү, азык-төлек сәнәгате предприятиеләре. Республика Хөкүмәте барлык инвесторлар белән дә тиешле килешүләр төзеде. Фаразланган инвестицияләрнең гомум күләме якынча 24 миллиард сум тәшкил итә.
Төбәк җитәкчесе белдерүенчә, Русия Хөкүмәте Башкортстан гаризасын хупларга әзер. Бу турыда Радий Хәбиров Русия Хөкүмәте Рәисе Дмитрий Медведев белән очрашуда сөйләшкән иде.
– Уңай карар алу өчен бөтен көчне һәм тырышлыкны салырга кирәк, – диде Радий Хәбиров.