+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Икътисад
30 август 2019, 08:54

Радий Хәбиров “Газпром нефтехим Салават” белән танышты

Башкортстанда “Газпром нефтехим Салават” каталитик крекинг комплексы буенча масштаблы проектны дәвам итеп килә, компаниянең планнарында - илдә беренче суперабсорбентлар производствосын булдыру. Бу хакта бүген Башкортстан Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбировка предприятие директоры Айрат Кәримов сөйләде.

Моннан тыш, нефть эшкәртү заводын һәм «Мономер» заводын модернизацияләү планлаштырыла. Республика җитәкчесе пентан-гексан фракциясен гидрочистарту, кыска цикллы адсорбция һәм изомеризацияләү җайланмаларын карады.
Радий Хәбиров шулай ук акрил кислотасы җитештерү заводын карады, ул 2017 елда файдалануга тапшырылган иде. Шуны билгеләп үтәргә кирәк, биредә тирә-як мохитне зарарлаудан тулысынча саклый торган ябык цикллы системасы кулланыла. Заводта бүген 390 кеше эшли. “Газпром нефтехим Салават” гамәлгә ашыра торган тагын бер эре инвестицион проект — каталитик крекинг комплексы. Бу - соңгы 30 елда предприятиенең сәнәгать мәйданчыгында төзелә торган производстволарның иң эресе. Комплекста товар бензиннарының югары октанлы компонентларын алачаклар. Проект буенча биредә 200гә якын кеше эшләячәк.
Бүгенге көндә “Газпром нефтехим Салават”ның барлык предприятиеләрендә 16400 кеше хезмәт сала.
Радий Хәбиров нефть химиясе тармагы флагманнарының берсе булган предприятиенең уникальлеген билгеләп үтте. Аның сүзләренә караганда, биредә зарарлы матдәләр чыгаруны киметүгә зур игътибар бирелә, моңа элек Салават халкы зарланган. Сүз уңаеннан, шәһәрдә һава үлчәме буенча өстәмә өч станция барлыкка киләчәк.
Читайте нас