Мәләвез сөт-консерва комбинатында 2020 елда балалар азыгы өчен коры катнашмалар җитештерү буенча инвестицион проектны гамәлгә ашыруга керешәчәкләр. Проект республика Хөкүмәтендә "Инвестицион сәгать"тә хупланды инде.
Предприятиенең генеральный директоры Лариса Малахова Башкортстан җитәкчесе Радий Хәбировка заводның күкрәк сөтен алмаштырачак сөт продуктлары җитештерә башлаячагы турында сөйләде.
- Ел саен балалар өчен 10 мең тоннага кадәр коры катнашма чыгарырга планлаштырабыз, — дип хәбәр итте завод директоры.
Инвестицияләрнең гомум күләме 1 миллиард сумнан артык тәшкил итәчәк. Өстәмә рәвештә 80 эш урыны булдырылачак.
Цехлар белән танышканнан соң, Радий Хәбиров предприятие җитештерә торган продукцияне татып карады.
- Без сезгә һичшиксез ярдәм итәчәкбез. Бу Мәләвез өчен генә түгел, ә бөтен республика өчен дә мөһим проект, — дип билгеләп үтте республика җитәкчесе.