Башкортстанның Ишембай һәм Стәрлетамак районнарында сәнәгать-җитештерү тибындагы «Алга» махсус икътисади зонасын төзүгә заявкасы Русия Икътисади үсеш министрлыгына карауга тапшырылды. Бу хакта Башкортстан Премьер-министр урынбасары вазыйфасын башкаручы, Хөкүмәт Аппараты Җитәкчесе Илшат Таҗетдинов оператив киңәшмәдә хәбәр итте.
Илшат Таҗетдинов алдагы көнне илнең икътисади үсеш министры урынбасары Вадим Живулин белән очрашуда гаризаның төп параметрлары турында фикер алышынуын сөйләде.
Якын арада тәкъдим ителгән материалларга экспертиза эшләнәчәк. Аннары документ хакимиятнең тармак федераль органнары белән килештерүгә җибәреләчәк.
Башкортстан Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров ассызыклаганча, хәзер мөһим этап башлана. Ул потенциаль резидентлар белән эшләргә кирәклеге, һәм бу эшкә республика хакимият органнары, муниципалитетлар һәм Башкортстанның Үсеш корпорациясе актив кушылырга тиешлеген белдерде.
- Эшне дәвам итегез. Безгә монда уңышлар юлдаш булыр дип өметләнәм, – диде Радий Хәбиров.