+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Икътисад
4 сентябрь 2019, 11:53

Ашыгыч ярдәм машиналары һәм мәктәп автобуслары яңара

Республикага 24 ашыгыч ярдәм машинасы һәм 37 мәктәп автобусы кайта.

Русия Хөкүмәте төбәкләргә 1,55 мең ашыгыч ярдәм машинасы һәм 2,45 мең мәктәп автобусы сатып ала. Бу максатка федераль бюджеттан, һәр юнәлешкә 5әр миллиард сум исәбеннән, 10 миллиард сум акча бүленгән.
Транспорт Русиянең «ГАЗ», «УАЗ», «Форд Соллерс Елабуга», «ПАЗ», «КАВЗ» заводларыннан сатып алыначак.
Башкортстанның сәламәтлек саклау системасына 14 ашыгыч медицина ярдәме автомобиле (В класслы) һәм 10 реанимобиль (С класслы) бүленә. Ведомство белдерүенчә, Республика Сәламәтлек саклау министрлыгы 30 машинага гариза язган булган.
Төбәккә 21-24 пассажирга тәгаенләнгән — 28, 31дән артык пассажир өчен — бер, 13-20 кешелек — алты, 10-12 пассажир өчен ике мәктәп автобусы сатып алыначак.
Читайте нас