Республикада яңа инвестиция проекты тормышка ашырыла башлый.
Бүген Хөкүмәттә узган “Инвестиция сәгате”ндә авыл хуҗалыгы һәм төзелеш өлкәсендә дүрт проектны тормышка ашыру мөмкинлеге тикшерелде.
Илдә иң күп сөт җитештерүче “Эконива” холдингы “кызы” — “Северная Нива Башкирия” җәмгыяте Ярмәкәй районында — 2800 һәм Бәләбәйдә 3550 баш сыер малына исәпләнгән терлекчелек комплексы төзи. Бу 4 миллиард сумлык проектлар гамәлгә ашырылуга 132 эш урыны булдырылачак.
Республика Башлыгы бу очракта җир бәясе белән килеп туган проблемаларны хәл итәргә кушты.
Уфаның “Стан” профнастил җитештерүчесе Нижегородкада яңа производство ачу өчен беренче тапкыр дәүләттән ярдәм сорап мөрәҗәгать иткән. Әлегә кадәр компания үз акчасына гына үсешкән булган.
“Бельский рыбхоз” Стәрлетамак фирмасы - Балтач, Мишкә, Аскын, Караидел, Мәләвез районнарында балык үрчетү өчен күлләр, ә Благовещенда инкубация цехы һәм тирәнтен эшкәртү өчен хуҗалыклар челтәре төзү планын җиткерде. Предприятие елына 3 мең тонна форель үрчетергә һәм 10 тоннага кадәр форель уылдыгы җитештерергә уйлый. Аскын районында мондый хуҗалык эш башлаган (аңа 19 миллион сум инвестиция юнәлтелгән), анда төзекләндерү эшләре тәмамланып килә.
Республика җитәкчесе Радий Хәбиров профильле ведомстволарга проблемалы мәсьәләләрне хәл итеп бетерергә кушты.