Шундый башлангыч белән эшкуарлар хокукларын яклау буенча халыкара Хартия авторлары чыгыш ясады.
26 сентябрьдә Русия, Бразилия, Һиндстан, КХР һәм Көньяк Африка Республикасы илләре вәкилләре Эшкуарлар хокукларын яклау турында документка кул куячак. Авторлар документта БРИКСта катнашучы илләрдән килгән юристларның тәҗрибәсен берләштерде һәм кече һәм урта бизнесны яклауга яңача карарга тәкъдим итә.
Хартияне имзалау 26 сентябрьдә Уфада Халыкара икътисади форум мәйданчыгында узачак. Агымдагы елда форум бишьеллыгын билгеләп үтәчәк.
- Уфада булачак бишенче юбилей форумы – илләр һәм төбәкләрнең икътисади һәм инвестицион мөмкинлекләрен тәкъдир итү өчен халыкара мәйданчыкларның иң мөһим һәм популярларның берсе. Быел без форум чикләрен киңәйтәбез, аны уздыру форматын үзгәртәбез.
ШОС һәм БРИКС илләреннән тыш, Башкортстанга Европа дәүләтләре, абруйлы халыкара оешмалар, танылган икътисадчылар, политологлар, бизнес һәм халыкара сәүдә өлкәсендәге экспертларны чакырабыз. Без ШОС һәм БРИКС илләре төбәкләре белән элемтәләрне киңәйтү, кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү буенча аларның иң яхшы тәҗрибәсен, ярдәм итүнең яңа инструментларын куллану, илләребезнең икътисадын һәм социаль өлкәсен үстерүдә бизнес-секторның ролен арттыруда кызыксынабыз. Алынган тәҗрибә тиешле документларда рәсмиләштереләчәк, аларның берсе – «Уфа Хартиясе», - диде Башкортстан Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров.
Хартияне эшләүдә БРИКС катнашкан барлык биш ил вәкилләре катнашты. Русия ягыннан Эшкуарлар хокуклары буенча Русия Президенты каршындагы вәкаләтле вәкил Борис Титов һәм «Эшлекле Русия» Гомумрусия иҗтимагый оешмасы рәистәше Андрей Назаров чыгыш ясадылар.
- Хартиянең максаты – катнашучы илләрнең бизнесны яклауга карашларын өйрәнү һәм бу өлкәдә хокукый технологияләр трансферын тәэмин итү, - дип сөйләде Борис Титов.
«Уфа Хартиясе»н эшләү тәҗрибәсен Русия ягы белән берлектә чит ил юристлары югары бәяләде, алар арасында Бразилия Адвокатлар коллегиясе генеральный секретаре Бруно Барата да бар.
- Мин бизнесны яклау буенча халыкара хартиянең гомум максатын хуплыйм. Бу башлангыч хокук өлкәсендә Русия экспертлары белән мондый документларны бергәләп эшләү буенча бик кызыклы тәҗрибә тупларга ярдәм итте, - дип сөйләде Бруно Барата.