Республика йортында Башкортстан Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров “Инвестиция сәгате” төрендә утырыш уздырды. Анда Хөкүмәт әгъзалары, профильле министрлык һәм ведомстволар, республика үсеш институтлары вәкилләре катнашты. Утырышта икътисадның төрле тармакларында проектларны гамәлгә ашыру мәсьәләләре каралды.
“Северная Нива Башкирия” җәмгыятенең башкаручы директоры Петр Дубянский гомум инвестицияләр күләме 3,97 миллиард сум булган һәм Бәләбәй районында 3 550 баш сыерга исәпләнгән комплекс һәм яшь терлекләрне үстерү мәйданчыкларын төзү проектын тәкъдим итте.
Радий Хәбиров Җир һәм милек мөнәсәбәтләре министрлыгына җир участогын бүлү мәсьәләсен хәл итүдә ярдәм күрсәтүне йөкләтте. Моннан тыш, компания авыл хуҗалыгын үстерү буенча гамәлдәге программалар кысаларында терлек һәм җиһазлар сатып алуга киткән чыгымнарның бер өлешен кайтарып алачак.
Түбә ябу материалларын җитештерүне киңәйтү һәм модернизацияләү буенча ниятләр турында “Стан” компанияләр төркеменең генеральный директоры Дмитрий Романов сөйләде. Инвестиция проекты кысаларында Кече силикат урамындагы яңа корпус төзелеше башланган да инде. Анда стеллаж конструкцияләре, шулай ук теплицалар җитештерү линиясен үзләштерү планлаштырыла. Бу продукциягә республикада гына түгел, Русия базарында да ихтыяҗ булыр дип көтелә. Проектның бәясе – 600 миллион сум.
Әлеге вакытта компания түбән процент ставкасы белән заем акчалары җәлеп итү вариантларын эзли. Моннан тыш, Уфаның Нижегородка бистәсендә җитештерү биналарына илтүче 450 метр юлны ремонтларга кирәк.
Радий Хәбиров юл төзелеше проектын финанслау буенча тәкъдимне хуплады һәм Сәнәгатьне үстерү фондына гамәлдәге булышлык механизмнары кысаларында заем средстволары бүлү мөмкинлекләрен анализларга кушты.
Зилаер районында төзелеш ташын чыгару һәм эшкәртү проекты турында эшкуар Урал Масков сөйләде. Аның кысаларында яңа техника һәм җиһазлар сатып алу, шулай ук, таш эшкәртү буенча җитештерү-склад корпусын төзү планлаштырыла. Инвестор гомум финанслау күләмен 100 миллион сум белән бәяли.
Радий Хәбиров республика Башлыгы Хакимияте җитәкчесе урынбасары Ринат Бәшировка проектны шәхси контрольгә алырга кушты.
Утырышта, шулай ук, Аскын, Балтач, Караидел, Мишкә һәм Мәләвез районнарында форель үрчетү буенча балыкчылык хуҗалыклары челтәрен булдыру перспективалары турында фикер алыштылар. Анда елына 3 мең тоннага кадәр форель үрчетү һәм 10 тоннага кадәр форель уылдыгы җитештерү планлаштырыла. Гомум инвестицияләр күләме 405 миллион сум тәшкил итә.
Төбәк җитәкчесе предприятие вәкилләрен өч айдан соң проектны гамәлгә ашыру барышы турында тагын бер тапкыр фикер алышырга чакырды.