Сәясәтче Николай Евдокимов, Башкортстанда Бердәм тавыш бирү көненнән соң, әлеге кампаниянең 5 ел элек үткәне белән тулысынча диярлек туры килүен билгеләп үтте.
– Халыкның сайлауга актив килүе, сайлау фавориты өчен бирелгән тавышлар буенча да якынча шул ук нәтиҗәләр. Бу республиканың сәяси системасы консерватив һәм, сәяси элита алмашуыннан тыш, институциональ үзгәрешләр кичерми дигән сүз. Халыкның 70 проценты сайлауларга килүен нормаль дип саныйм. Республикада сайлаучыларның гомум саны — өч миллион булуын исәпкә алып, бу шактый югары күрсәткеч, — диде Николай Евдокимов.
Сәясәтче сүзләренә караганда, Башкортстанда тавыш бирү нәтиҗәсе көтелгән хәл һәм ул сенсация тудырмады.
“Моннан тыш, сайлау кампаниясе шактый тыныч барды, кандидатлар гауга күтәрмәде һәм “компроматлар сугышы” булдырмады. Әлбәттә, бер кандидат 80 проценттан артык тавыш җыйганда бу аның өчен яхшы, әмма төбәкнең сәяси системасы өчен начар. Димәк сәяси көндәшлек биш ел элек тә булмаган, бүген дә юк булып чыга. Парламент партияләре уңайсыз хәлдә калды. Беренче чиратта, КПРФ. Калган кандидатларның ресурслары да зур күләмле кампания алып бару өчен җитәрлек булмады. Ә Башкортстан кебек зур республикада башкача җиңү мөмкин түгел”, — дип саный эксперт.