+22 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Икътисад
10 сентябрь 2019, 11:04

“Һәркем үз эшен башкарсын!”

Сәясәтче Сергей Лаврентьев белдерүенчә, агымдагы елның 8 сентябрендәге сайлаулар кампания барышы һәм нәтиҗәләре белән иң күп кешене җәлеп итәчәге алдан билгеле булды. Башкортстан Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбировның сайлауларда җиңүе берсен дә гаҗәпләндермәде.

“Электорат, сайлаучылар республика җитәкчесе сайлаган юнәлешкә ышаныч белдерде. Сайлаулар каршылыкларсыз узды, сәяси көрәш аек акылга нигезләнде. Барлык сәяси партияләр, шул исәптән оппозицион партияләр тарафыннан тәкъдим ителгән көндәшләр Русиянең башка бер төбәгендә дә булмады. Алар сәяси дошманнарга әверелмәде, бу электораль мәдәниятнең яңа дәрәҗәсен күрсәтте”, – диде Сергей Лаврентьев.
Сәясәтче фикеренчә, 10 ай эшләү дәверендә Радий Хәбиров сәясәте, эшчәнлек гамәлләре белән Башкортстандагы хәл-торышны тотрыклылык ноктасыннан үсеш, чәчәк ату ягына күчерә алды һәм бу аңа сайлауларда җиңәргә ярдәм итте. Әлеге стратегияне сайлаучылар кабул итте.
“Башкортстан халкы республика җитәкчесенең нәрсә әйтергә теләгәнен аңлады: ”Без — бердәм җәмгыять. Әйдәгез, безнең уртак Ватаныбыз, Башкортстан өчен һәркем үз эшен үз урынында башкарсын”, – диде Сергей Лаврентьев.
Читайте нас