+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Икътисад
11 сентябрь 2019, 13:34

Республика бюджеты 8 миллиард сумга арта

Әлеге акчалар республиканың өстенлекле юнәлешләре буенча чыгымнарны каплауга юнәлтеләчәк.

Әлеге акчалар республиканың өстенлекле юнәлешләре буенча чыгымнарны каплауга юнәлтеләчәк.
Дәүләт җыелышы-Корылтай депутатлары көзге сессиянең беренче пленар утырышында “Башкортстан Республикасының 2019 елга һәм 2020-21 елларның планлы чорына бюджеты турында” Законга төзәтмәләр кертү турында"гы закон проектын караячак.
Бүген әлеге документ парламентның Бюджет, салым, инвестиция сәясәте һәм милек мөнәсәбәтләре буенча комитеты тарафыннан хупланды.
— Үзгәрешләр кертү зарурлыгы агымдагы елда керемнәрнең 8,3 миллиард сумга һәм чыгымнарның 8 миллиард сумга артуына бәйле рәвештә барлыкка килде. Өстәмә керемнәрнең төп өлеше үзебезнең керемнәр белән формалаштырылган — 5,59 миллиард һәм федераль бюджеттан — 2,3 миллиард. Бу акчалар республика өчен өстенлекле юнәлешләр буенча чыгым йөкләмәләрен каплауга тотынылачак, — диде Дәүләт җыелышы Рәисе Константин Толкачев.
Социаль өлкә тармакларына ярдәм итүгә өстәмә рәвештә 5 миллиард сум акча юнәлтеләчәк. Быел Башкортстанның Юл фонды 1 миллиард сумга артачак, төбәкнең икътисад секторына 2 миллиард сум өстәмә бүленәчәк.
Читайте нас