Бәләбәй районында заманча дуңгызчылык комплексын төзү мәсьәләсе буенча "түгәрәк өстәл" узды.
Очрашуны ачып, Бәләбәй районы хакимияте башлыгы Азат Сәхәбиев терлекчелек комплексы төзелеше мәсьәләсе Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров үткәргән "Инвестиция сәгате"ндә каралуын билгеләп үтте. Аның нәтиҗәләре буенча барлык мәсьәләләрдә дә яңа объект төзелешенә ярдәм итү турында карар кабул ителде. Бу, һичшиксез, муниципалитетның социаль-икътисади үсешенә яңа эш урыннары, авылларга социаль ярдәм һәм төзекләндерү рәвешендә зур этәргеч бирәчәк.
"Түгәрәк өстәл"дә катнашучыларны дуңгызчылык комплексын төзү проекты белән "Таврос" компанияләр төркеменең "Башкортстан ит компаниясе" җәмгыяте генеральный директоры урынбасары Ринат Зәйнуллин таныштырды. Ул билгеләп үткәнчә, яңа технологияләр эшчәнлекне хәвефсез һәм уңайлы итәргә мөмкинлек бирә. Дәлил сыйфатында Благовар районындагы Башкортстан ит компаниясенең дуңгызчылык комплексларында кертелгән җитештерү калдыкларын чыгару, эшкәртү, зарарсызландыру, саклау һәм куллану системасының нәтиҗәлелеге турында сөйләүче видеоматериаллар тәкъдим ителде. Ринат Мөдәрис улы сүзләренә караганда, һава фильтры системасы да камилләштерелә, ул дуңгыз комплексының исен минимальләштерергә мөмкинлек бирә.
Ринат Зәйнуллин очрашуда катнашучыларны инвестиция компаниясе Бәләбәй җиренә җитди һәм озак вакытлы ниятләр белән килә һәм җитештерү эшчәнлегендә зооветеринария һәм экологик таләпләрне үтәү өчен барлык чараларны күрәчәк, дип ышандырды. Бәләбәйдә меңнән артык эш урыны булдырырга мөмкинлек бирүче ит комбинаты төзеләчәк.
Яңа эш урыннары булдырудан тыш, "Таврос" компанияләр төркеменең "Башкортстан ит компаниясе" җәмгыяте авылда социаль проектларга – юллар, социаль объектлар, шулай ук терлекчелек комплексы хезмәткәрләре өчен торак төзүгә миллионлы инвестицияләр кертә.
- Иң элек, әлеге төзелеш объекты турында тулы мәгълүматны белми торып, авыл халкы авылларыбыз янында дуңгызчылык комплексы төзү белән килешмәвен белдерде. "Таврос" җитәкчелеге белән берничә очрашудан һәм тулы мәгълүмат алганнан соң, безгә яңа эш урыннары, социаль объектларга ярдәм кирәк, дигән фикергә килдек. Без дуңгыз комплексы төзелешенә ярдәм итәбез, - ди Краснояр авылында яшәүче, Бәләбәй районы Слакбаш мәктәбе директоры Вера Григорьева.