Республика Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров "Фейсбук"тагы битендә менә шундый сүзләр язып куйган.
"Бүген республикада тагын 140 гаилә алданган дольщиклар булудан туктады. Нефтекамадагы әлеге ике йортны төзеп бетерү өчен без РАИП челтәренә 25 миллион сум салдык һәм төзүчесенә бюджеттан тыш чыганаклардан 4 процент белән 50 миллион сум кредит җәлеп иттек. Бу безгә билгеләнгән вакытка сыешырга һәм, кешеләргә вәгъдә иткәнчә, бүген, 15 сентябрьдә ачкычлар тапшырырга мөмкинлек бирде.
Дольщиклар бу көнне 5 елга озаграк көткән. Республикада төзүченең намуссызлыгы һәм компетентсызлыгы аркасында, кайдадыр икътисади тәртипсезлекләр, ә кайдадыр бизнес һәм чиновникларның сыйфатсыз хезмәттәшлеге нәтиҗәсендә еллар буе фатир арендалап торырга мәҗбүр булган меңләгән кеше кала әле. Аларны тизрәк тораклы итү механизмнары аңлашыла, һәм бу һәр очракта мөмкин кадәр тизрәк эшләнәчәк.