+22 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Икътисад
19 сентябрь 2019, 03:22

Үсеш өчен химия кирәк!

Яки Башкортстанның ягулык-энергетика комплексында нинди мөһим проектлар тормышка ашырыла?

Яки Башкортстанның ягулык-энергетика комплексында нинди мөһим проектлар тормышка ашырыла?


Күптән түгел республика Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров “Газпром нефтехим Салават” җәм­гыятендә булды һәм биредә җитештерүне модернизацияләү нәтиҗәләре, инвестиция программасын гамәлгә ашыру барышы белән танышты. Предприятие җитәкчелеге белән ул нефть химиясе комплексының үсеш перспективалары хакында фикер алышты.


Башкортстанда, социаль-икътисади тотрыклылыкны тәэмин итү өчен, сәнәгать тармагын үстерү максаты куелды. Республикада социаль-икътисади үсеш перспективаларын бәян итеп, Башкортстан Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров Дәүләт җыелышы-Корылтайга Юлламасында болай дигән иде: “Русия Федерациясе Президенты карары нигезендә киләсе елларда ил төбәкләренә гомумдәүләт проектлары кысаларында өстәмә рәвештә триллионнарча сум акча күчереләчәк. ...Башкортстанның, шушы күләмле ресурсларны алып, аларга салынган үсеш куәтен тулысынча үзләштерүе мөһим. Алар безгә яңа производстволарны сафка кертү, лаеклы хезмәт хакы булган заманча эш урыннары ачу, фән казанышларын күпләп таләп итүче өр-яңа тармаклар булдыру, гамәлдәгеләренә ярдәм күрсәтү өчен кирәк”.

Билгеле булуынча, Башкортстанда сәнәгать үсешен, башлыча, нефть эшкәртү, химия, нефть һәм машина төзелеше тармаклары тәэмин итә. Республика предприя­тиеләрендә бүген диверсифика­цияләү төп бурыч итеп билгеләнде. Әйтергә кирәк, нефть химиясе предприятиеләре әлеге юнәлештә нәтиҗәле эш алып бара. Бу уңай­дан шуны да ассызыкларга кирәк, берничә ел элек, Русия Хөкүмәте икътисади үсешне тәэмин итәчәк 11 инновацияле кластерны сайлап алган иде. Шулар арасында рес-публиканың 160 предприятиесен үз эченә алган нефть химиясе кластеры да бар.

Билгеле, республикада тотрыклы социаль-икътисади хәл нигездә ягулык-энергетика комплексының нәтиҗәле эшчәнлеге белән тәэмин ителә. Әлеге комплекс Русиядә иң алдынгылар исәбенә керә. 2010 елга кадәр “Башнефть” компаниясе 12 миллион тонна нефть чыгара иде. Хәзер күләм 17 миллионга җитте. Аны эшкәртү буенча илдә Башкортстан предприятиеләренә тиңләшүчеләр юк. Русиянең башка предприятиеләрендә аны эшкәртү тирәнлеге (чималдан мөмкин кадәр күбрәк продукция алу) 72 процент булса, безнең республикада ул 82 проценттан арта. Ел саен Башкортстанда халыкара “Зур химия” форумын үткәрү, беренче чиратта, тармакта заман технологияләрен киңрәк куллануны максат итеп куйса, шулай ук безнең республиканың бу өлкәдәге алдынгы тәҗрибәсен өйрәнүне үз эченә ала.

Башкортстанның бу тармак предприятиеләре яңадан-яңа инновацияле проектларны тормышка ашыра. 2014 елда, мәсәлән, “ПОЛИЭФ” җәмгыятендә “Полиэтилентерефталат җитештерүне киңәйтү” дип исемләнгән проект көченә керде. Бу, үз чиратында, әлеге химия продуктын елына элекке 120 мең тоннадан 210 мең тоннага җиткерү мөмкинлеген бирде. “Башнефть” компаниясе, “Газпром нефтехим Салават”, “Уфаоргсинтез”, “Башкортстан сода компаниясе” җәм-гыятьләре яңача продукция җи­тештерү буенча күләмле эш җәелдерде. Яңа куәтләрне электр энергиясе белән тәэмин итү җә-һәтеннән Башкортстан энергетиклары әледән-әле заман таләплә-реннән чыгып төзелгән яңа объектларны сафка кертә. Гомумән, илдәге икътисади киеренкелеккә карамастан, республика сәнәгате үсешкә юнәлеш тота.
Идрис СӘЕТГАЛИЕВ.
Читайте нас