Башкортстан Башлыгы каршындагы көндәшлекне үстерүгә булышлык итү буенча Иҗтимагый советның беренче утырышы узды. Икътисади үсеш министрлыгы оештырган чара Башкортстан Башлыгы Хакимияте җитәкчесе, Иҗтимагый Совет рәисе урынбасары Александр Сидякин рәислегендә үтте. Анда Русия Монополиягә каршы федераль хезмәтенең Башкортстан идарәсе, республика башкарма власть органнары, кредит һәм ресурс белән тәэмин итүче оешмалар, үсеш институтлары һәм эшлекле берләшмәләр вәкилләре катнашты.
Александр Сидякин үзенең чыгышында республиканың, эшкуарлыкны үстерү өчен уңайлы шартлар, сыйфатлы икътисади мохит булдыруга зур игътибар бирүен билгеләде. 2015 елдан башлап Көндәшлекне үстерү стандарты гамәлдә. Бердәм көч белән Русия Президенты карарлары һәм эшкуарлык башлангычларының үсеше өчен шартлар тудыру буенча федераль таләпләрнең үтәлешен тәэмин итәргә кирәк.
Утырышта республикада көндәшлекне үстерү буенча өстенлекле дәүләт сәясәтен гамәлгә ашыру юнәлешләре турында фикер алышу булды. Иҗтимагый совет әгъзаларына тикшерү өчен 2019-21 елларга Башкортстанда көндәшлекне үстерүгә ярдәм итү буенча “юл картасы” һәм товар базарлары исемлеге проектлары тәкъдим ителде. Әлеге документлар Русия Хөкүмәте тарафыннан агымдагы елның апрелендә расланган Көндәшлекне үстерү стандартының яңа редакциясен исәпкә алып актуальләштерелде. Бу темага доклад белән икътисади үсеш министры урынбасары Людмила Мизонова чыгыш ясады.
Утырышның көн тәртибендә тикшерелүче икенче мәсьәлә дәүләт һәм муниципаль ихтыяҗлар өчен товарлар поставкалауга заказлар урнаштыру өлкәсендә республика товар җитештерүчеләре продукциясен алга этәрүдә ярдәм чаралары турында фикер алышу булды. Эшкуарлык оешмалары ассоциациясе Советы рәисе Алексей Щербацкий, федераль челтәрләрнең актив үсеше һәм аларның республикада киң таралуы товар җитештерүчеләргә ярдәм итү чараларының актуальлеген арттыра, дип билгеледе. Алар продукциянең сыйфатын “Башкортстан продукты” билгесе алып, өстәмә сертификатлау үтүе белән раслый.
Утырыш нәтиҗәләре буенча Иҗтимагый совет әгъзалары 2022 елга кадәр республикада көндәшлекне үстерү буенча товар базарлары исемлеге һәм “юл картасы” проектларын хуплады.