Башкортстанның гомумдәүләт проектларын гамәлгә ашыру буенча ил төбәкләре арасында лидерлыкка чыгу мөмкинлеге зур.
Бу хакта Уфада үткән бизнес-форумда Русия икътисади үсеш министры урынбасары Вадим Живулин белдерде.
- Әле без гомумдәүләт проектларын гамәлгә ашыру барышын күрсәтүче саннар җыябыз. Башкортстанның гомумдәүләт проектларын гамәлгә ашыру буенча ил төбәкләре арасында лидер булу мөмкинлеге зур. Бүген Уфада кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү турында фикер алышуыбыз республика Хөкүмәтендә нәкъ менә шушы мәсьәләгә җитди игътибар бирелүен раслый, - диде Вадим Живулин.
Аның фикеренчә, республикада нәтиҗәгә юнәлтелгән актив эшкуарлар эшли. Башкортстанда кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү буенча яхшы күрсәткечләргә ирешүне көтәргә була һәм төп күрсәткечләргә бүген үк ирешелгән, дияргә дә мөмкин.
- 4 сентябрьдә Уфада "Минем бизнес" үзәге рәсми ачылды. Шушы кыска гына вакыт эчендә үзәккә консультация сорап 100гә якын эшкуар мөрәҗәгать итәргә өлгергән дә инде. Ел ахырына кадәр шундый ук үзәк Нефтекамада ачылачак, — дип билгеләп үтте Вадим Живулин.
Үзәкнең аерым эш юнәлеше - социаль эшкуарлыкка ярдәм итү.