Уфада ШОС һәм БРИКС илләренең V кече һәм урта бизнес форумы ачылды.
Аның эшендә 30 илдән 3 меңгә якын кеше катнаша.
Форумда "Эшлекле Русия" Бөтенрусия иҗтимагый оешмасы президенты Алексей Репик, Русия Президенты каршындагы Эшкуарлар хокукларын яклау буенча вәкил Борис Титов, Русия Президентының ШОС эшләре буенча махсус вәкиле Бәхтияр Хәкимов, Русия Сәүдә-сәнәгать палатасы президенты Сергей Катырин, Бразилия икътисади үсеш милли банкының элекке җитәкчесе Луис Эдуардо Мелин, Пакистан Сәүдә-сәнәгать палаталары федерациясе генеральный секретаре Мөхәммәд Икбал Тахим һәм башкалар катнаша.
Ике көн дәвамында — 26 һәм 27 сентябрьдә форум делегатлары төп темалар буенча фикер алышачак. Алар арасында төбәкара кооперация, ШОС һәм БРИКС киңлегендә бизнесны, интернет-сәүдәне яклау, туризмны үстерү, ШОС һәм БРИКС илләре инновацияләренә инвестицияләр, социаль эшкуарлыкны үстерү трендлары һәм башкалар бар.