Уңай инвестицион мохитнең нигезе - бизнесның хакимияткә ышанычы, - диде, ШОС һәм БРИКС илләренең кече һәм урта бизнесы бишенче форумының беренче көнен төгәлләп, Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров.
- Мин дәүләт органнарының, төбәкнекеме ул, субъектныкымы яки федераль органнармы, бизнеска карата дустанә интерфейс формалаштырырга тиешлеген һәрвакыт әйтә килдем. Хәтта күзәтчелек эшчәнлеге дә бизнесны юкка чыгаруга кайтып калырга тиеш түгел, алар партнерлар булырга тиеш. Моңа ирешсәк, алга таба эш үзеннән-үзе барачак. Бизнесның властька ышанычы, эшкуарлык белән шөгыльләнү теләге, бизнесның уңышлары барлыкка киләчәк, — диде Башкортстан Башлыгы.
Радий Хәбиров республика властьларының чит ил инвесторларын җәлеп итү өстендә эшләячәген дә әйтте. Монда махсус икътисади зоналар булдыру ярдәм итә ала.
- Махсус икътисади зона эшләп китүен аңлагач, икенчесен булдырачакбыз. Технопарклар оештырылачак. Мин бу сорауга сәгать буе җавап бирә алам. Барлык инструментарийлар, бизнеска ярдәм итү буенча барлык чаралар да эшкә кушылачак, - диде ул.