Уфада үткән ШОС һәм БРИКС илләренең кече һәм урта бизнес форумы яңа мөмкинлекләр ача
Форумда “Эшлекле Русия” Бөтенрусия иҗтимагый оешмасы президенты Алексей Репик, Русия Президенты каршындагы Эшкуарлар хокукларын яклау буенча вәкил Борис Титов, Русия Президентының ШОС эшләре буенча махсус вәкиле Бәхтияр Хәкимов, Русия Сәүдә-сәнәгать палатасы президенты Сергей Катырин, Бразилия икътисади үсеш милли банкының элекке җитәкчесе Луис Эдуардо Мелин, Пакистан Сәүдә-сәнәгать палаталары федерациясе генеральный секретаре Мөхәммәд Икбал Тахим һәм башкалар катнаштылар.
Республика Хөкүмәте вице-премьеры вазыйфасын башкаручы Андрей Назаров белдерүенчә, бу форум Башкортстанның визит карточкасына әйләнде.
– Башкортстан хәзер үсешнең яңа этабында. Безгә республиканы яңа, сыйфатлырак дәрәҗәгә күтәрәчәк темпны билгеләү мөһим, — дип ассызыклады Андрей Назаров.
Аның сүзләренә караганда, Башкортстан бүген тулай төбәк продукты буенча илдә 10нчы урында тора. Шул ук вакытта, шушы көннәрдә республика Башлыгы Радий Хәбировның социаль-икътисади үсешнең стратегик юнәлешләре турындагы Указы нигезендә тулай төбәк продукты күләме буенча Русиянең иң яхшы биш төбәге арасына керү бурычы куелган. Моңа ирешү өчен, беренче чиратта, икътисадны үстерергә, кече һәм урта бизнеска ярдәм итәргә кирәк, дип саный ул.
Төбәктә эшкуарлыкка ярдәм итүгә юнәлтелгән чаралар исәбендә Андрей Назаров Башкортстанның һәр шәһәрендә һәм районында бизнес-шерифлар барлыкка килүне атады.
Шулай ук, форумда Башкортстанның махсус стенды эшләде, анда алгарышлы социаль-икътисади үсеш территориясенең бишесенең дә һәм шулай ук республикада әле төзелә торган аерым икътисади зонаның мөмкинлекләре тәкъдим ителде.
Стендта дәүләт-шәхси партнерлык эшчән-леге аерым блокны алып торды. Аның янында Башкортстанның Икътисади үсеш министрлыгы вәкилләре эшләде, алар форумда катнашучыларны кызыксындырган барлык сорауларга җавап бирде.
Ә Русия Сәүдә-сәнәгать палатасы президенты Сергей Катырин Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров белән очрашуда форумның чираттагы тапкыр югары дәрәҗәдә үтүен билгеләде.
– Шунысы куанычлы, форумның көн тәртибе җитди киңәйде. Бу мәйданчыкта бизнес-бер-ләшмәләр өчен генә түгел, төбәкара һәм халыкара хезмәттәшлекне үстерү өчен дә мөһим булган төрле темалар яктыртыла, – диде Сергей Катырин.
Шулай ук, “Торатау” Конгресс-холлында ШОС һәм БРИКС илләренең V кече һәм урта бизнес форумында Башкортстан Хөкүмәте белән “Эшлекле Русия” гомумрусия иҗтимагый оешмасы арасында хезмәттәшлек турында килешүгә кул куелды. Документка республика Башлыгы Радий Хәбиров һәм “Эшлекле Русия” президенты Алексей Репик имза куйды. Килешүдә төбәктә эшкуарлыкны, көндәшлеккә сәләтлелекне һәм инвестицион эшчәнлекне үстерү максатында якларның үзара аралашуы, бизнес алып бару өчен уңайлы шартлар тудыру күз уңында тотыла.
Алексей Репик “Эшлекле Русия”гә зур игътибар биргән өчен рәхмәт белдерде, кул куелган документның республика тәҗрибәсен һәм башлангычларын башка төбәкләргә, федераль дәрәҗәдә тарату мөмкинлеге бирүен ассызыклады.
Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров форумга нәтиҗә ясап, бизнесның властька ышанычы булырга тиешлеген белдерде.
– Уңай инвестицион мохитнең нигезе – бизнесның хакимияткә ышанычы. Мин дәүләт органнарының, төбәкнекеме ул, субъектныкымы яки федераль органнармы, бизнеска карата дустанә интерфейс формалаштырырга тиешлеген һәрвакыт әйтә килдем. Хәтта күзәтчелек эшчәнлеге дә бизнесны юкка чыгаруга кайтып калырга тиеш түгел, алар партнерлар булырга тиеш. Моңа ирешсәк, арытаба эш үзеннән-үзе барачак, — диде Башкортстан Башлыгы.
Радий Хәбиров республика властьларының чит ил инвесторларын җәлеп итү өстендә эшләячәген дә әйтте. Монда махсус икътисади зоналар булдыру ярдәм итә ала.
– Махсус икътисади зона эшләп китүен аңлагач, икенчесен булдырачакбыз. Технопарклар оештырылачак. Барлык инструментарийлар, бизнеска ярдәм итү буенча барлык чаралар да эшкә кушылачак, – диде ул.
Шулай ук, Башкортстан ШОС һәм БРИКС илләре төбәкләренең кече һәм урта бизнес форумы чикләрен киңәйтергә һәм аңа халыкара статус бирергә тәкъдим итте. Бу хакта форум нәтиҗәләре буенча узган брифингта республика Хөкүмәте вице-премьеры вазыйфасын башкаручы Андрей Назаров белдерде.
Андрей Назаров ассызыклаганча, форум уңышлы узды. Анда дөньяның 31 иленнән 2,8 мең кеше катнашты. ШОС һәм БРИКС илләре-нең кече һәм урта бизнесның масштаблы форумы кысаларында 30 эшлекле чара узды, шу-ларның 20се – секцияләр. Барлыгы 150 спикер катнашты.
Һәм иң мөһиме ШОС һәм БРИКС илләренең кече һәм урта бизнес форумы резолюциясе проектына кергән мөһим тәкъдимнәр яңгырады.
– ШОС һәм БРИКС кысалары безгә таррак. Шуңа күрә аны кече һәм урта бизнесның халыкара форумына әверелдерергә тәкъдим итәбез, аның кысаларында ШОС һәм БРИКС форумы узачак. Бу барлык катнашучыларга да отышлы. Әгәр биредә 150 ил тәкъдим ителсә, һәр катнашучыга бу отышлы булыр. Мөмкинлекләр берьюлы берничә тапкыр арта. Әлбәттә, ШОС һәм БРИКС кысаларында булган эшләнмәләрне, килешүләрне без алга таба да саклап калачакбыз, – диде Андрей Назаров.
Андрей Назаров сүзләренә караганда, Уфа форумына Халыкара статус бирү киләсе елда ук планлаштырыла.