+20 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Икътисад
2 Октября 2019, 12:20

Бюджет хезмәткәрләренең хезмәт хакы арта

Әлеге исемлеккә сез дә керәсезме?

Әлеге исемлеккә сез дә керәсезме?
Бюджет өлкәсендә эшләүче һәм Русия Президентының май указларына кермәгән исемлектәге хезмәткәрләрнең хезмәт хакы 1 октябрьдән артачак. Арту күләме - 4,3 процент тәшкил итә. Бу турыда "Российская газета" хәбәр итте.
Бюджеттагыларның хезмәт хакын арттыру турындагы боерыкка март аенда ук кул куелган иде, аның өчен акча федераль бюджетка кертелгән.
Димәк, инженер, программист, электромонтер, слесарь, сантехник, техник, социаль психолог, бухгалтер, юристлар, янгын сүндерүчеләр, коткаручылар, океанологлар, метеорологлар, урманчылар тиздән хезмәт хакы артуын сизәчәк.
Әлеге үзгәрешләр дәүләт хезмәткәрләренә дә кагыла. Федераль казна, бюджет һәм автономияле учреждениеләр, федераль дәүләт оешмалары, хәрби частьләрдәге гражданнарның да хезмәт хакы артачак.
Читайте нас