Кече бизнеска уңайлы шартлар тудыру көнүзәк бурыч
Республика Башлыгы Радий Хәбировның Башкортстанны социаль-икътисади үстерүнең стратегик юнәлешләре турындагы Указына ярашлы, тулай төбәк продукты күләме буенча без Русиянең иң яхшы биш төбәге арасында булырга тиешбез. Моңа ирешү өчен, беренче чиратта, икътисадны үстерергә, кече һәм урта бизнеска ярдәм итәргә кирәк. Мәсәлән, ШОС һәм БРИКС илләренең кече һәм урта бизнесы вәкилләренең бишенче форумы бу уңайдан мөһим әһәмияткә ия. Чөнки бүгенге глобальләшү шартларында үз казаныңда кайнап кына нәтиҗәгә ирешә алмыйсың.
Әлеге форум, гомумән, төбәкара хезмәттәшлекне үстерү, тәҗрибә алмашу, кече һәм урта бизнеска ярдәм итү, ШОС һәм БРИКС дәүләтләре арасында элемтәләрне киңәйтү буенча нәтиҗәле мәйданчыкка әверелде һәм ул халыкара статуска ия булачак.
Билгеле булуынча, малтабарлык икътисадның мөһим тармагы һәм аны башкалардан аерып карап булмый. Ул гына да түгел, соңгы вакытта үсеш нигезен тәшкил итәргә тиешле кече бизнес гомум икътисадның драйверы, дип игълан ителде. Ләкин моңа кадәр аны үгисетү сизелде. Федераль үзәк дәрәҗәсендә дә, төбәкләрдә дә шулай. Бу аңа ярдәм итүгә дә, аңа карата чамасыз чикләүләргә дә кагыла.
Тармакка дәүләт ярдәме турында күп сөйлиләр. Бу уңайдан берничә тапкыр Дәүләт Советының, Хөкүмәтнең утырышлары булды. Малтабарлыкка күрсәтелгән ярдәм, бүленгән средстволар, сарыф ителгән акчалар салым буларак казнага әйләнеп кайта. Ягъни дәүләт ярдәменең иң нәтиҗәле күрсәткече шушы. Дөрес, кече бизнесның социаль функциясе турында да онытырга ярамый. Әмма җәмгыятьтә социаль ярдәм күрсәтә торган институтлар камилләшә барган саен, кече бизнесның нәтиҗәлелеге аның салым түли алуына карап бәяләнә. Ә бездә әлегә тармакка акчалата ярдәм (кредитлар, грант һәм субсидияләр) тиешенчә түгел. Алар ел саен кыскара гына барды. Әйтик, соңгы дүрт елда тармакка дәүләтнең финанс ярдәме 2,4 тапкырга кимеде. 2015 елда Башкортстан малтабарларына 955,1 миллион күләмендә дәүләт ярдәме күрсәтелде. Шушы сумманың өчтән ике өлешен (612,3 миллион сум) федераль бюджет бүлгән иде. 2016 елда “Башкортстанда кече һәм уртача малтабарлыкны үстерү” дәүләт программасын финанслауга барлыгы 435 миллион сум бүленде. 2018 елда исә дәүләт ярдәме 385 миллион сум белән чикләнде.
Дәүләт җыелышы-Корылтайга Юлламасында Радий Хәбиров болай дигән иде: “Шәһәр һәм районнарның бюджетларын ныгыту, алардагы үсешне тигезләү өчен шактый ресурс кирәк. Әле аларда уртача айлык эш хакы дәрәҗәсе буенча аерма ике тапкырдан артык, җан башына төп капиталга инвестицияләр буенча исә — илле тапкырдан артык. Ми-немчә, моның сәбәпләренең берсе — кече бизнес белән эшнең сүлпән алып барылуы. Кече эшкуарлык властьның, беренче чиратта урындагыларның, яхшы мөнәсәбәтен тоярга тиеш. Район һәм шәһәр башлыкларына эшкуарлыкны үстерү өчен шартлар тудыру җәһәтеннән дә бәя бирәчәкмен.
Республикада эшкуарлыкка ярдәм күрсә-түнең һәм аны үстерүнең, анда муниципалитетларның бизнес белән эшләү тәртибен, бу мәсьәләдә аларның җаваплылыгын билгеләүнең муниципаль стандартын гамәлгә кертү бурычын куям”.
Агымдагы елда хәл яхшы якка үзгәрә башлады. Һәр районда кече бизнес өчен җаваплы вазыйфалар булдырылды. Кече бизнес темасы төрле трибуналарда күтәрелә, гомумән, эшчәнлек алып бару өчен уңайлы шартлар тудыру иң көнүзәк проблемаларның берсенә әверелде.
Илдәге социаль-икътисади хәлне тамырдан уңай якка үзгәртүдә кече бизнесны әйдәүче булырга тиеш. Шуңа күрә Русия Президентының “2024 елга кадәр Русия Федерациясен үстерүнең максатлары һәм стратегик бурычлары турында”гы Указына ярашлы “Кече һәм уртача бизнес, шәхси малтабарлык башлангычларына ярдәм итү” дигән гомумдәүләт проекты кабул ителде. Шушы документтан күренгәнчә, 2024 елга кадәр ил күләмендә малтабарлык белән шөгыльләнүчеләр санын 25 миллионга җиткерү күздә тотыла.
Гомумдәүләт проекты кысаларында Башкортстанга әлеге тармакны үстерү өчен 2024 елга кадәр 4 миллиард 783 миллион сум средстволар бүленәчәк. Республика Башлыгының стратегик юнәлешләр турындагы Указы, шушы средстволарны үзләштерү исәбенә, төбәктә малтабарлык эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген бермә-бер арттыру, яшәү сыйфатын яхшыртуны максат итеп куя.