+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Икътисад
8 октябрь 2019, 13:52

Радий Хәбиров: "Түрәләр туризмын бетерергә кирәк"

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров бер ай эчендә түрәләр туризмын туктатырга кушты. Бу хакта ул бүген республика Хөкүмәтендә үткән инвестицион советта төбәкнең Русиядә һәм чит илләрдә төрле эшлекле чараларда катнашуына кагылышлы мәсьәлә буенча фикер алышу барышында белдерде.

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров бер ай эчендә түрәләр туризмын туктатырга кушты. Бу хакта ул бүген республика Хөкүмәтендә үткән инвестицион советта төбәкнең Русиядә һәм чит илләрдә төрле эшлекле чараларда катнашуына кагылышлы мәсьәлә буенча фикер алышу барышында белдерде.
- Республика өчен елына 300 вакыйга — бу яхшы, әйдәгез, моның белән шөгыльләник. Алдагы берничә елда Башкортстанны үзебездә, эчке чараларда да, чит илләрдә дә шактый агрессив рәвештә танытачакбыз, дип килештек. Тик эшлекле сәфәрләр туризмга әверелергә тиеш түгел. Миңа бу бөтенләй кирәк түгел, миңа эш кирәк.
Бәлки ялгышамдыр, тик мин бер төбәк белән генә эшләү яклы. Мәсәлән, Австрияне алганбыз икән, эшләгез аның белән. Ни өчен без Каһирәгә, Дохага, Кытайга барабыз, аңламыйм, - диде Радий Хәбиров.
Республика җитәкчесе ассызыклаганча, әгәр түрә каядыр барып, буш әйләнеп кайтса, димәк, ул - турист.
- Миңа монда туристлар кирәк түгел. Шуңа күрә эксперт идарәсе эшкә кушылсын һәм анда баруыбыз һәм нәрсә белән кайтуыбыз турында нәтиҗә бирсен, — дип мәрәҗәгать итте Радий Хәбиров Башкортстан Башлыгы Хакимияте җитәкчесе Александр Сидякинга.
- Барасыз икән, кайткач миңа язма рәвештә шәхси доклад кертәсез. Анда булдым, шулкадәр очрашу үткәрдем, килешүләр төзедем яисә Каһирәнең матурлыкларын карадым, дип языгыз. Түрәләрнең гомум үсеше дә мине борчый, әлбәттә, әмма беренче чиратта нәтиҗәле эш булырга тиеш. Шуңа күрә регламент кертегез, моның өчен бер ай вакыт бирәм.
Шулай ук, Венада Башкортстан вәкиллеге ачылды, без анда эшкә кеше билгеләдек, аңа хезмәт хакы түлибез. Аның анда нәрсә эшләве турында сорый башлагыз, декабрьдә аңардан башкарылган эш турында хисап көтәм, - диде республика җитәкчесе.
Уңай мисал итеп Радий Хәбиров республика Хөкүмәте вице-премьеры вазыйфасын башкаручы Илшат Таҗетдиновның Әнкарага командировкасын китерде. Нәтиҗә буларак, Башкортстанның төньяк-көнбатышын үстерү буенча Төркиянең биш инвесторы белән килешүгә ирешелгән.
Читайте нас