+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Икътисад
10 октябрь 2019, 04:26

Башкортстанны дөньяга танытабыз!

Республика Башлыгы Радий Хәбиров үзебезнең продукцияне чит ил базарына чыгару буенча “агрессив сәясәт” билгеләде

Республика Башлыгы Радий Хәбиров үзебезнең продукцияне чит ил базарына чыгару буенча “агрессив сәясәт” билгеләде


Башкортстан Башлыгының республиканы үстерү стратегиясе буларак кабул ителгән “сентябрь указы”, беренче чиратта, халыкның яшәү сыйфатын сизелерлек яхшыртуны максат итеп куя. Әлеге планны тормышка ашыру өчен инвестицияләр күләмен үстереп, җитештерү һәм хезмәт күрсәтүне арттыру таләп ителә.


Инвестицияләр — эш урыннары, хезмәт хакы һәм салымнар, социаль-икътисади иминлек дигән сүз. Дөрес, Башкортстанның элекке Хөкүмәте 2017 елда ук республикада инвестицияләр 361,4 миллиард сумга җитәчәк, дип фаразлаган иде. Аны 2024 елга 600 миллиард сумга җиткерү турында да сүз булды. Бу ният сүздә генә калды. 2017 елда исә аларның күләме, кире­сенчә, өчтән бер тапкыр кимеде. Яңа җитәкчелек эшне анык планнар билгеләүдән башлады.

Бу уңайдан беренчел максат итеп Радий Фәрит улы инвести-цияләрнең еллык күләмен 450 миллиард сумга кадәр җиткерүне, инвестицияләр үсеше буенча илдәге алдынгы биш төбәк исәбенә керүне, моның өчен нинди шартлар үтәлергә тиешлекне атады. Инвес­тицияләр проблемасы, бигрәк тә соңгы чорда, көнүзәккә әверелде. Радий Хәбиров һәр атна саен Хөкүмәт әгъзалары һәм инвесторлар катнашлыгында республика икътисадына инвестицияләр җәлеп итүгә булышуга юнәлтелгән “Инвестиция сәгате” дигән утырыш үт­кә­рә. Русиядә, чит илләрдә Баш­корт­станны таныту юнәлешендә колачлы эшчәнлек башланды. Республика күпсанлы инвестиция форумнарында актив катнашу белән бергә, үзебездә дә халыкара дәрәҗәдәге инвестиция чаралары үткәрелә башлады. Бу уңайдан Радий Фәрит улы менә нәрсә диде: ”Экспортка ярдәм итү буенча үзәк ярдәме белән безнең компанияләр дүрт халыкара күргәзмә һәм бизнес-миссиядә катнашты. Быел шундый 20дән артык чара планлашты­рыла. Без, яхшы мәгънәсендә, республикабызны, Башкортстан продукциясен дөнья базарында таныту буенча “агрессив сәясәт” алып барачакбыз, эре халыкара икътисади форумнарда активрак катнашачакбыз”.

Агымдагы елда Башкортстанда сәнәгать җитештерүе индексы 4,4 процент тәшкил итте. Ил буенча бу күрсәткеч — 2,6 процент. Республикада казылма байлыклар чыгару шушы вакыт эчендә 13,5 процентка артты.

Австриядә һәм Төркиядә рес-публиканың вәкиллекләре ачылды. Дөрес, Башкортстанны ил күләмен-дә генә түгел, чит мәмләкәтләрдә дә таныту, аның потенциалын аң-лату, үзара файдалы хезмәттәшлек өчен уңайлы партнерлар табу тиз арада гына башкарып чыга торган эшләр түгел. Ничек кенә булмасын, соңгы вакытта республика җитәк-челегенең бу өлкәләрдәге эшчән-лекне активлаштыруы аерым игътибарга лаек. Тышкы сәүдәне үсте-рү юнәлешендә җитди адымнар ясала, законнар камилләштерелә. Тышкы икътисади эшчәнлек буенча соңгы 10 елда безнең республи-каның күрсәткечләре канәгать-ләнерлек түгел. Башкортстанның тышкы икътисади эшчәнлек белән бәйле керем-табышы әлеге вакытта, башка төбәкләр белән чагыштырганда, югарырак булса да, саннар республиканың икътисади потенциалына туры килми. Димәк, эшчәнлек алымнарын үзгәртергә кирәк.

“Хәзер безнең бурыч — кече предприятиеләргә ярдәм итү, гомум экспорт күләмендә аларның өле­шен арттыру”, — диде узган айда Уфада үткән “Экспортлау вакыты” II Халыкара экспорт форумындагы чыгышында республика җитәкчесе Радий Хәбиров. 2024 елга экспортка эшләүче кече пред­приятиеләр саны 1302гә җитәчәк дип фаразлана.

Әйткәндәй, экспорт проблемаларына багышлап Уфада үткән мәртәбәле җыелышта 13 илдән 500дән артык вәкил катнашты. Башкортстан Хөкүмәте һәм “Русия экспорт үзәге” җәмгыяте ике килешү төзеде. Сибайда үткән “Инвестиция сабан туе” да көтелгәннән яхшырак нәтиҗә бирде.

Республика чит төбәкләргә дә байтак күләмдә азык-төлек сата. Ашлык, ит, кош ите, сөт үз ихтыяҗ­ларыбызга караганда күбрәк җи­тештерелә. Башкортстан, атап әйт­кәндә, Иран, Мисыр, Төркия, Израиль, Азәрбайҗан, Бангладеш, Германия, Латвия, Бельгия, Согуд Гарәбстаны, Литва, Шри-Ланка, Монголия, Белоруссия, Казахстанга үз продукциясен озата. Узган ел, мәсәлән, азык-төлек экспорты күләме барлыгы 76,3 миллион долларлык булса, 2024 елда Башкортстан 230 миллион долларлык продукция сатуга исәп тота.

Республикада икътисад өлкә-сендә бер ел эчендә байтак үзгә­решләр булды. Алар, әлбәттә, сә-гате-минуты белән нәтиҗә бирми. Әмма уңай башлангычлар иртәгәсе көнгә ышаныч белән карау мөмкин-леге бирә. Ел башыннан күзгә ташланган җитди үзгәреш, безгә калса, алгарышлы социаль-икътисади үсеш территорияләре (ТОСЭР) белән дә бәйле. Күмертау белән Бәләбәй шәһәрләре илдә оештырылган 11 алгарышлы социаль-икъ­тисади үсеш территориясе исәбенә кертелгән иде. Аларның максаты — урта һәм кече бизнес предприятиеләренә уңайлы шартлар тудырып, заманча җитештерү куәтләрен сафка кертү, әлеге шә­һәрләрне социаль-икътисади үс-терү, көнүзәк проблемаларны хәл итү өчен урындагы мөмкинлек-ләрне эшкә кушу.

Моношәһәрләр булып исәплән­гән Белорет, Нефтекама һәм Благовещенда да ТОСЭР барлыкка киләчәк. Республика заявканы Русиянең Икътисади үсеш министрлыгына узган ел бирде һәм быел үзәктән хуплау да булды.

Халыкның тормыш сыйфаты республика казнасының ни дәрә-җәдә туплануына бәйле. Безнең бюджет тулысынча диярлек социаль ихтыяҗларны канәгатьләнде-рүгә тотыныла. 2018 елда Башкорт­станның тупланма бюджетының керем өлеше 163 миллиард сум күләмендә кабул ителгән иде. Салым һәм салым исәпләнмәгән түләүләр үсүгә бәйле рәвештә керем өлеш 19,13 миллиард сумга артты һәм гомум сумма 182,27 миллиардка җитте. Арткан суммалар да инфраструктураны яхшыртуга, социаль ихтыяҗларга тотынылды. Башкортстан җитәкчелеге игълан иткәнчә, республикада бер генә социаль программа да, халык алдындагы бурычлар, социаль ярдәм киметел­мәячәк, бюджетта әлеге максатларга акча җитәрлек күләмдә салынган.
Идрис СӘЕТГАЛИЕВ.
Читайте нас