Оператив киңәшмәдә республикада 9 айда сафка кертелгән торак күләме турында Төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт комитеты рәисе вазыйфасын башкаручы Марат Әхмәдуллин хәбәр итте.
Ул белдерүенчә, торакны сафка кертү буенча Башкортстан Русиядә — 7нче, Идел буе федераль округында икенче урынны били.
Шулай ук, быел 69 социаль объект төзү планлаштырылган, бүгенге көнгә шуларның 7се сафка кертелгән. Калганнары ел ахырына кадәр төзелеп бетәргә тиеш.
Радий Хәбиров Затонда зур дәваханә комплексы төзи башлау зарурлыгын белдерде. Бу мәсьәләне озакка сузарга ярамый, дип ассызыклады ул.