Бүген Башкортстан Хөкүмәтендә шәһәр һәм район хакимияте башлыклары урынбасарлары (бизнес-шерифлар) катнашлыгында Эшкуарлык башлангычларын камилләштерү мәсьәләсе буенча киңәшмә узды.
Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров эшкуарлык даирәсе белән ачык диалог вакытында муниципалитет башлыклары урынбасарларын билгеләү идеясен тәкъдим итте.
Төбәк җитәкчесе республикада эшкуарлар өчен уңайлы мохит булдыру бурычын куйды. Бу мәсьәләне хәл итүнең бер аспекты - барлык муниципалитетларда 1 ноябрьгә кадәр бизнес-шерифлар барлыкка килү. Радий Хәбиров сүзләренә караганда, бу - мэр урынбасары, аның вазыйфаларына бары тик эшкуарлар белән эшләү һәм аларның мәнфәгатьләрен яклау керә.
Башкортстан Башлыгы Хакимияте җитәкчесе Александр Сидякин үз чыгышында билгеләп үткәнчә, иң мөһиме – республикада һәм урыннарда дөрес инвестклимат булдыру.
– «Сентябрь» указында Радий Фәрит улы безнең алда зур бурычлар куйды, 2024 елга чын мәгънәсендә кискен алга китеш кирәк, - диде Александр Сидякин. - Кече һәм урта бизнес белән шөгыльләнүчеләр санын ике тапкырга диярлек, кече эшкуарлык субъектлары санын икеләтә арттыру. Бу - безнең уртак эшебез.
БР Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары вазыйфасын башкаручы Андрей Назаров фикеренчә, бизнесны уңышлы алып бару өчен өч шарт: файда, иминлек һәм уңайлылык булу кирәк.
- Кайда һәм ничек бизнеска эшләргә, акчаны кая салырга кирәклеген эшкуар үзе сайлый, - диде Андрей Назаров. – Ә менә бизнес алып бару хәвефсезлеген, эш өчен уңайлы шартларны дәүләт һәм муниципалитетлар, шул исәптән бизнес-шерифлар да тудырырга тиеш.
Утырышта бизнес-шерифлар үзләре чыгыш ясады. Агыйдел шәһәре хакимияте башлыгы урынбасары Әнис Йосыпов яңа шәхси предприятиеләр булдыру, мәшгульлек үзәкләре линиясе буенча эшне көчәйтергә тәкъдим итте.
Очрашу ахырында Андрей Назаров Башкортстанның төбәкләрендә һәм яңа булдырыла торган чит ил вәкиллекләрендә бизнес-шерифлар һәм Тулы вәкаләтле вәкилләре арасында элемтәләр урнаштырырга чакырды.
– Республика Хөкүмәте аппаратында шулай ук бизнес-шерифлар белән көндәлек эшләү бүлеге булдырылачак, – дип хәбәр итте вице-премьер вазыйфасын башкаручы Андрей Назаров. - Безнең уртак бурычыбыз - Башкортстанны инвестицион һәм эшкуарлык климаты буенча Русия Федерациясенең иң яхшы төбәге итү. Барысы да безнең республикада эшләргә уңайлырак һәм хәвефсезрәк икәнен аңларга һәм тоярга тиеш. Бу мәсьәләне хәл итү күбесенчә бизнес-шерифларга бәйле.