Башкортстан Башлыгының “сентябрь указы” инвесторлар, эшкуарлар өчен өстенлекле юнәлешләрне билгели
Узган атнада Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров республика Инвестиция советының чираттагы утырышын үткәрде. Башкарма власть органнары җитәкчеләре һәм малтабарлык җәмәгатьчелеге вәкилләре катнашлыгындагы бу эшлекле җыелышта алдагы бишьеллыкта төбәкне социаль-икътисади үстерүнең стратегик бурычларын тормышка ашыру өчен шәһәр һәм районнарда бизнесны үстерү проблемалары тикшерелде.
– Без кабул иткән карарларның асылы — кешеләргә иминлек тәэмин итү, республикада тормыш сыйфатын яхшырту. Икътисадны җитез темпларда үстерми торып, моңа ирешеп булмаячак. Эшне бергәләп һәм яхшы итеп оештырсак, без максатка ирешәчәкбез, — диде утырыштагы чыгышында Радий Фәрит улы.
Җиде ай дәвамында Башкортстанда сәнәгать җитештерүе индексы 4,4 процент тәшкил итте. Ил буенча бу күрсәткеч 2,6 процент. Республикада казылма байлыклар чыгару шушы вакыт эчендә 13,5 процентка артты.
Әйтергә кирәк, “сентябрь указы” республиканы үстерүнең стратегиясен генә билгеләп калмый, ә инвесторлар һәм эшкуарлар өчен юнәлешләрне дә күрсәтә. Биш ел дәвамында төбәк продукты күләме 3 триллион сумга җитәргә, анда инвестиция өлеше әлеге 17,8 проценттан 25кә кадәр үсәргә тиеш. Моның өчен исә икеләтә икътисади үсешкә ирешү зарур. Димәк, актив эшли торган кече һәм урта предприятиеләр өлешен сизелерлек арттырырга кирәк.
Республикада глобаль инфраструктура үзгәрешләре бара. Өстенлекле икътисади зоналар, технопарклар булдырыла. Алгарышлы социаль-икътисади үсеш территорияләренә (ТОСЭР) яңа резидентлар җәлеп ителә, югары җитештерүчәнле эш урыннары булдырыла. Бу уңайдан республика җитәкчесе болай дигән иде: “Без мөмкинлекләрнең кайда һәм нинди позицияләр буенча тулысынча тормышка ашырылмавын ачык күрәбез. Республикада эшлекле мохитне тотрыкландыру буенча эш башладык. “Инвестиция сәгате”ндә проектлар буенча фикер алышабыз, аларны гамәлгә ашыруның нәтиҗәлелегенә йогынты ясый торган мәсьәләләрне оператив хәл итәбез”.
Билгеле булуынча, “Инвестиция сәгате” муниципалитетларда да үткәрелә башлады. Кыскасы, Башкортстан Хөкүмәте, барлык мөмкинлекләрне файдаланып, инвесторлар белән эшчәнлек алып бара (төбәкнең җәлеп итүчәнлеген күтәрү, законнарны икътисадка акча салучыларга уңайлырак итеп үзгәртү һ.б.). Ләкин әлегә, күләмнәрнең кимүеннән чыгып фикер йөрткәндә, хәл канәгатьләнерлек түгел.
Республика икътисадының үсешен кече һәм урта предприятиеләр түгел, ә, башлыча, нефть эшкәртү, химия, нефть һәм машина төзелеше тармаклары тәэмин итә. Шуңа күрә әлеге тармакларны камилләштерү дә төп бурычларның берсе итеп билгеләнде. Шуны да ассызыкларга кирәк: җитештерүне диверсификацияләү дә мөһим проблема бүген.
Берничә ел элек Русия Хөкүмәте икътисади үсешне тәэмин итәчәк инновацияле 11 кластерны сайлап алган иде. Шулар арасында республиканың 250 предприятиесен үз эченә алган төбәк нефть химиясе кластеры да бар. Хәзер Башкортстанны социаль-икътисади үстерүдә ифрат зур роль уйнарга тиешле проектларга яңа сулыш өрергә кирәк. Шушы максаттан Башкортстан җитәкчелеге яңа башлангычлар белән чыкты. Югары федераль кабинетларның ишекләрен шакый башлады. Әйтик, Русиянең Энергетика министрлыгы коллегиясендә чыгыш ясап, Башкортстан җитәкчесе Радий Хәбиров Салават шәһәрендәге “Газпром” компаниясе төркеме предприятиеләре базасында зур нефть һәм газ химиясе кластеры төзү, шуның тирәсендә индустриаль парк җәелдерү тәкъдимен кертте. Бу проектка инвестицияләрнең гомум күләме 400 миллиард сум булачак дип фаразлана.
Күптән түгел, мәсәлән, без Радий Хәбировның “Газпром нефтехим Салават” җәмгыятендә булуы һәм биредә аның җитештерүне модернизацияләү нәтиҗәләре, инвестиция программасын гамәлгә ашыру барышы белән танышуы турында язган идек. Предприятие җитәкчелеге белән ул нефть химиясе комплексының үсеш перспективалары хакында җентекле фикер алышты.