+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Икътисад
17 октябрь 2019, 11:07

Юлчылар яңа техника алды

Бүген Уфа районының Мокроусово авылында республика Башлыгы Радий Хәбиров “Башкиравтодор” предприятиесенә яңа юл техникасы ачкычлары тапшыру тантанасында катнашты.

Бүген Уфа районының Мокроусово авылында республика Башлыгы Радий Хәбиров “Башкиравтодор” предприятиесенә яңа юл техникасы ачкычлары тапшыру тантанасында катнашты.
Төбәк җитәкчесе юлчыларны һөнәри бәйрәмнәре белән котлады һәм эшләрендә уңышлар теләде.
— Республика юл челтәре үсеше һәм озынлыгы буенча Русия Федерациясендә икенче урынны били, — диде Радий Хәбиров. — Бу - зур җаваплылык, чөнки торак пунктлар арасында юллар һәрвакыт ачык булырга тиеш. Ә юлчыларның эше бик авыр.
Республика яңа техника сатып алу белән ярдәм итте, итә һәм итәчәк. Башкортстанның юл инфраструктурасы алдагы кышка әзер — яңа техника һәм комташ, тоз запаслары юлларны вакытында кардан чистартырга мөмкинлек бирәчәк.
— Бүген “Башкиравтодор” автопаркы 54 данә техника белән тулыландырылды. Алар республика буенча 36 филиалга юнәлтеләчәк, — диде преприятиенең генеральный директоры Андрей Пролипото. — Төбәк Башлыгы Радий Хәбиров ярдәме белән быел 500 миллион сумга 97 махсус техника сатып алынды. Алар юлларны сыйфатлы тотуга ярдәм итәчәк
Читайте нас